Нур-Солтан (ханбикә)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Нур-Солтан яки Нурсолтан (1519 үлгән) (نور سلطان) - Казан һәм Кырым ханбикәсе, хаҗи. Алтын Урда ханы Әхмәт хакимлек чорындагы бәкләрибәк Тимер кызы. Атасы Тимер ногай татарларыннан чыга.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Нур-Солтан битенә күчегез.
Кыска фактлар Нур-Солтан, Казанның ханбикәсе ...
Нур-Солтан | |
---|---|
Казанның ханбикәсе | |
Вазыйфада 1466–1479 | |
Кырымның ханбикәсе | |
Вазыйфада 1486–1519 | |
Туган | 1451 |
Үлгән | 1519(1519) Бакчасарай |
Җефет | Миңлегәрәй I, Хәлил һәм İbrahim xan |
Балалар | Мөхаммәд-Әмин, Габдел-Латыйф, кызы — Гәүһәршат |
Әти | Алтын Урда бәкләрибәге Тимер |
Ябу
Казан ханы Хәлилнең хатыны, Хәлил үлгәннән соң Казан ханы Ибраһимның хатыны. Соңрак Кырым ханы Миңлегәрәй хатыны. Казан ханнары Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел-Латыйф һәм Казан ханбикәсе Гәүһәршат әнисе.