From Wikipedia, the free encyclopedia
Мөңгүш Борак улы Кенин-Лопсан (рус телендә Монгуш Борахович Кенин-Лопсан, фәнни транслитерациясе Monguš Borakhovič Kenin-Lopsan) 1925 елның 10 апрелендә Тывада, Чөөн-Хемчик районында Чаш-Талда Бора-Хөө гаиләсендә туган. Кенин-Лопсан Россия Федерациясендә, Тыва башкаласы Кызылда язучы, шагыйрь, тарихчы, археолог һәм мәшһүр Тыва шаманизм өйрәнүчесе һәм җитәкчесе.[1]
Аның бабалары/әти-әниләре күчмә булган, мөгезле терлек асраучылар, көтүчеләр, тимерчеләр һәм шулай ук хикәя сөйләүчеләр һәм шаман булган. Кенин-Лопсан башта Чаданда мәктәптә укыган, соңрак Кызылда колледжларда укыган. Ул Ленинград университетында филология өйрәнгән һәм 'Көнчыгыш Фәннәре' буенча магистр дәрәҗәсенә ия булган. Тывага кайтып ул Тыва теле һәм шулай ук рус теле һәм әдәбияты булып хезмәт иткән һәм Тывада нәшрият ширкәте өчен мөхәррир булып эшләгән.
Аның беренче китаплары арасында Зур Юл (1956) булган һәм шулай ук Зур Елга Агымнары (1965), Кыргый кәҗә биюе һәм Ат көтүче йорты кебек романнар. Ул берничә Россия һәм Тыва бүләкләрен откан. Бөтен тормыш буе ул туганнарыннан, хикәя сөйләүчеләрдән, шаманнардан, эшчеләрдән һәм шагыйрьләрдән хикәяләр җыйган. Шаманизм буенча өйрәнүе өчен ул Совет Берлеге вакытларында эзәрлекләнгән булган; аның әнисе шаман хатын Куулар Хандышап ГУЛАГта 15 ел төрмәдә утырганнан соң үлгән булган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.