Мода
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мода (фр. mode, лат. modus — үлчәү, образ, алым, кагыйдә, боерык) — билгеле бер иҗтимагый даирәдәге берәр нәрсәгә карата билгеләнгән таләп өстенлеге. Билгеле бер замандагы таләпка тура килгән кием өлгесе, тәртип, этикет, яшәү рәвеше, сәнгать, әдәбият, ашау-эчү, архитектура, күңел ачу һ.б. Мода төшенчәсе ышанычсыз, тиз тузучан билгелелекне аңлата. Яңа мода артыннан куу — моданың аерылгысыз сыйфаты. Берәр күренеш яки берәр әйбер заманында модалы булган булса, ул үзенең модалы булуын югалта һәм иске модалы булып исәпләнә.
Кыска фактлар Тармак, Кайда өйрәнелә ...
Мода | |
Тармак | тегү сәнәгате[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | Мода как объект социологии[d] |
Һәштәге | fashion[1] һәм ファッション[2] |
Способствовавшим фактором является | икътисади материализм[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Мода[d] |
Мода Викиҗыентыкта |
Ябу
Моданы алга этәрүсе ике көч бар. Беренчесе — матурлык тойгысына иярү, артлы — җәмгыятьтә көлкегә калу.