From Wikipedia, the free encyclopedia
"Моабит" — элеккеге Берлин төрмәсе, 1888 елда төзелгән. Веер формасында тоташтырылган биш катлы корпустан торган комплекс.
Моабит төрмәсе | |
Дәүләт | Алмания[1] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Митте[d] |
Урам | Alt-Moabit[d] һәм Rathenower Straße[d] |
Урын | Моабит[d] |
Рәсми ачылу датасы | 1881 |
Сыйдырышлык | 971 |
Мирас статусы | памятник культуры[d] |
Рәсми веб-сайт | berlin.de/sen/justiz/justizvollzug/moabit/moabit_index.html |
Моабит төрмәсе Викиҗыентыкта |
1945 елда бомбардировкалардан нык зыян күрә, 1962 елда ремонтлана. Моабит төрмәсе – Берлин үзәгендә урнашкан. 2001 елдан Митте округы составына керә. Элекке заманда бу төрмә мәрхәмәтсез шартлары белән аерылып торган, тоткыннар түзмәслек газапларга дучар ителгәннәр.
Хәзерге вакытта "Моабит" — суд карары буенча 21 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар өчен алдан тыю учреждениесе. "Моабит" та ике атнага бер тапкыр (ә кирәк очракта аерым тоткыннарга ешрак та) күрешүләр рөхсәт ителә. Рөхсәтне судья яки прокурор бирә. Адвокат белән әңгәмә вакытында сөйләшүләр һәм аның белән язышу цензурага тартылмый. Суд яки прокуратура карары буенча, тоткыннарны исәпкә алу яңадан рәсмиләштерелергә тиеш. Барлык тоткыннарга телевизор карарга һәм радио тыңларга рөхсәт ителә. Тоткыннар хәтта билгеле бер чикләрдә үз камераларын декорацияләү буенча тәкъдимнәр кертә ала (электр приборлары һәм санитар җиһазлардан тыш). Тикшерү астындагы зат "Моабит"та үзенә китап һәм периодикага заказ бирә ала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.