![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/af/Graindebeaute.jpg/640px-Graindebeaute.jpg&w=640&q=50)
Миң
From Wikipedia, the free encyclopedia
Һәр кешенең тәнендә миңнәр бар. Аларның яман шешкә әверелү мөмкинлекләре турында кешелек антик чорларда ук белгән. Безнең көннәрдә бу авыруга дөрес диагноз куеп, беренче стадияләрендә үк зарарсызландырырга өйрәнделәр. Язмада бу куркыныч авыруны нинди факторлар китереп чыгаруын, аларны дәвалау үзенчәлекләрен ачыкларбыз.
Миң | |
![]() | |
Саклык белгечлеге | тиребелем[d] |
---|---|
ICPC 2 идентификаторы | S82 |
![]() |
Миңнәрне белгечләр зарарсыз шешләр рәтенә кертә. Ләкин кайбер оч ракларда миңнәр башка сыйфатка кереп, яман шеш—меланомага әйләнергә мөмкин. Бу шеш яман шешләр арасында бик куркынычларыннан санала.
Шулай да башлангыч стадиядә бу авыруны 100 % очракта дәвалап була. Менә шуның өчен дә үз вакытында табибларга күренү бик мөһим! Моның өчен табибларның нинди миңнәрне шиклеләр рәтенә кертүләрен белергә кирәк.
Гадәтгә, миңнәр кешеләрдә тумыштан йә тормыш дәвамында барлыкка килә. Бу хәл еш кына яшүсмерлек чорында яки хатын-кызларда йөккә узганнан соң күзәтелә. Тумыштан булган һәм тормыш чорында барлыкка килгән миңнәр төрле төстә, формада — 0,5 сантиметрдан 10 сантиметрга кадәр зурлыкта булалар. Нормаль, шик тудырмый торган миңнәр симметрияле формада, ачык яисә караңгы көрән бертөрле тигез төстә.
Формасы буенча алар яссы, шома, кабарынкы, ә сөяллеләре киң нигездә булырга йә «аяк»ларында торырга мөмкин.
Бик эссе курортлардан кайтканнан соң, миңнәрне тикшереп карарга кирәк, чөнки бик якты кояш — зарарсыз миңнең дошманы. Калкып торган, сим метриясе югалган, кырлары тигез булмаганнарына, уртача һәм зур күләм дәге миңнәргә игътибарны арттырырга кирәк. Миң кырларының чикләре ачык, тип-тигез булырга тиеш. Шулай ук формалары үзгәреп, кубалаклана башлаган, зурлыклары һәм төсләре үзгәргән, бик каты пигментланган (ягъни төсен үзгәрткән), кара, кызыл, зәңгәр, ак бөрчекләр пәйда булган миңнәргә карата ваемсыз калу — хата. Миң кырларында ялкынсынган ареола (кызыл таҗ) күрсәгез, миң янында кычыту, яндыру, чәнчү сизелсә, миң өсте җәрәхәтләнсә, алар яргаланса — болар сезне сагайтырга тиеш.
Начар миң барлыкка килү куркынычы булган кешеләр төркеменә нәселдәнлекләре начар булган, туганнары меланома белән авырган кешеләр, бик аксыл тиреле һәм чәчле, зәңгәр, яшел, соры күзлеләр, моңа кадәр шикле миңнәрен алдырганнар керергә мөмкин. Шулай ук сипкелле тиреләре юка, пигментлашуга һәвәс, яңа миңнәр барлыкка килүчеләргә сак булырга кирәк.
Кояш тәэсиреннән башка, миңнәрнең зарарсыздан зарарлыга әверелүенә эндокрин авырулар, организмда гормональ үзгәрешләр, (мәсәлән, хатын-кызларның авырга узган вакытларында) тире күзәнәкләрендә зур
үзгәрешләр барлыкка килүе сәбәпче була.
Еш кына тиренең кайбер миңнәр булган өлкәсендә травмалар булып тора, андый травмалар миңнәрнең үзгәрүенә китерергә мөмкин.
Әгәр дә миңне ялгыш җәрәхәтләсәгез, шул ук вакытта начар миң барлыкка килү куркынычы булган кешеләр хисабында торсагыз йә үзегезне борчый башлаган симптомнар сизсәгез, озакка сузмыйча, консультация алу өчен, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб сезнең миңегезне (махсус прибор белән тикшереп, аның сезнең өчен куркынычмы, алдырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында әйтер.
Белгечләрнең әлеге сорауга җаваплары бертөрле генә түгел. Кайберләре, меланомадан профилактика өчен, миңнәрне озакка сузмый алдырырга киңәш итәләр.
Бигрәк тә авыру куркынычы янаганнар группасына кергән кешеләргә.
Икенчеләре профилактика өчен миңнәрне алдырырга кирәкми дип исәпли.
Ләкин бер нәрсәдә барлык табиблар бертөрле фикер йөртәләр: регуляр рәвештә дерматологта күзәтелү һәм ай саен үз-үзеңне тикшереп тору. Болар беркемгә дә зыян итмәс. Ай саен тән тиресен карарга, барлык миңнәрне, тапларны, сипкелләрне, ! бүтән төрле килеп чыккан үзгәрешләрне тикшерергә ялкауланмагыз. Үз-үзегезне тикшерүне якты бүлмәдә, зур көзге каршында уздырсагыз, яхшырак булыр. Тәнегезнең барлык өлкәләрен: уч төпләрен, табан асларын, : башыгызның чәчле урыннарын, колак яннарын, арка, бот артларын тикшерергә онытмагыз. Хәтердә тотыгыз! Меланома барлыкка килү вакыты шактый озын, шуның өчен үзегезгә игътибарлырак булып, беренче борчулы симптомнарын күрми калдырмагыз!