From Wikipedia, the free encyclopedia
Мирза Мәхмүтов, Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов[3] (1 май 1926[1], Ләбәжә, Саран өязе, Пенза губернасы, РСФСР, СССР — 25 март 2008[1] (81 яшь), Казан, Татарстан, Россия) — танылган педагог-теоретик, шәркыятьче. Совет Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе мәгариф академиясе (1978), Русия мәгариф академиясе (1993) һәм ТР Фәннәр академиясенең (1996) гамәли әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең академик-сәркатибе (1996), Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1996), филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы (1972), профессор (1978). Бөек Ватан сугышы ветераны.
Мирза Мәхмүтов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов |
Туган | 1 май 1926[1] Ләбәжә, Саран өязе, Пенза губернасы, РСФСР, СССР |
Үлгән | 25 март 2008[1] (81 яшь) Казан, Татарстан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 57Б[d], Казан[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ, Русия |
Әлма-матер | Өркет югары хәрби авиация мөһәндисләре укуханәсе[d] |
Һөнәре | галим, дәүләт эшлеклесе |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов 1926 елның 1 маенда Мордовиянең Ләбәжә исемле татар авылында эшче гаиләсендә туган. Биргән интервьюларда туу урынын Баку дип күрсәтә. Җиде еллык мәктәпне һәм Ләмбрә тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң, Сәмәрканд өлкәсендә ике ел механизатор булып эшли. 1944 елны Совет гаскәренә алына, сугышта катнаша. Сугыш басылгач, хәрби сафта кала. Хәрби разведка институтын тәмамлагач, Балтыйк буе хәрби округында тәрҗемәче булып тора. Журналист Ирек Биккинин мәгълүматы буенча, ул елларда телләр белгече Мәхмүтов төрле чит илләрдә разведка эшендә катнаша.[4]
1956 елны хезмәттән киткәч, ул Казанга килә. Хатыйп Госман чакыруы буенча гарәп теле белгечләренә кытлык кичергән Казан университетына аспирантурага укырга керә. 1956-58 елларда гарәп телен укыта.
1958–1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып хезмәт итә. 1976-1992 елларда Мәхмүтов СССР Педагогия фәннәре академиясенең һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена җитәкли. Мирза Мәхмүтов – Никита Хрущев башлаган совет мәктәпләрендә һөнәри белем кертү реформасының тарафдары була.
1992 елда Казанда Татар-Америка төбәк колледжын оештыра. 1995 елга кадәр аның ректоры булып тора. Татарстан Фәннәр академиясе академик-секретаре буларак нәтиҗәле гыйльми эш алып бара.
2008 елның 25 мартында Мирза Мәхмүтов Казанда вафат булды.[5]
1959-1980 елларда – ТАССР Югары Советының депутаты. 1963-76 елларда ЮНЕСКО эксперты, наданлыкны бетерү халыкара комитетының әгъзасы.
М.Мәхмүтов 43 фән кандидатын һәм 11 фән докторын әзерләп тәрбияләп үстерде. Ул – 500 дән артыграк фәнни эш авторы. Аның хезмәтләре БДБ халыкларының күп кенә телләренә, шулай ук гарәп, инглиз, алман, испан, кытай, фин, болгар телләренә һ.б. тәрҗемә ителде.
Мирза Мәхмүтовның нәтиҗәле дәүләт, хәрби, фәнни-оештыру, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге ил Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ленин, Октябрь революциясе, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 12 хәрби һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Н.К. Крупская исемендәге премия (1985), ТРның Дәүләт премиясе лауреаты (1996).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.