From Wikipedia, the free encyclopedia
Минзакир Әпсәләмов (Минзакир Габдрахман улы Әпсәләмов, рус. Минзакир Абдурахманович Абсалямов) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1940), хәрби фәннәр докторы.
Минзакир Әпсәләмов | |
---|---|
Туу датасы | 10 декабрь 1896 |
Туу урыны | Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Утар авылы |
Үлем датасы | 10 июнь 1981 (84 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | корпус |
Бүләкләр һәм премияләр | Богдан Хмельницкий ордены Суворов ордены |
Истигъфада | 1967 |
1896 елның 10 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Югары Утар авылында туган. Мәдрәсә тәмамлаган (1914), авыл укытучысы һөнәренә имтихан тапшырган. 1915 елдан патша армиясендә хәрби хезмәттә.
35- запастагы Себер укчы полкында рядовой, өлкән унтер-әфисәр, 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң рота командиры булып хезмәт итә. Октябрь инкыйлабында 3- гренадер бригадасында солдатлар комитеты әгъзасы, 11- армиянең батальон мөселман сугышчылары комитеты сәркатибе. 1918 елның маенда Ровно шәһәрендә (ул вакытта Польша составында) алманнарга әсирлеккә эләгә. Ун айдан азат ителә, аклар хәрәкәтенә кушыла, Акмәчеттә (Кырым) каравыл командасында взвод унтер-әфисәре. 1919 елның апрель-августында Көньяк фронтта Кызыл Армиянең партизаннар отряды командиры, Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәисенең иптәше.
1938, октябрь – 1940, сентябрь М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә: тактика кафедрасы укытучысы, махсус факультетның курс башлыгы, разведка кафедрасы башлыгы. Махсус бурычны үтәү өчен чит илләрдә озак вакытка сузылган командировкада була.
1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Баш разведка идарәсенең генерал-майоры (04.06.1940) дәрәҗәсен ала. 1940 ел башыннан сугыш тәмамланганчы Төньяк-Көнбатыш фронты штабы разведка бүлеге башлыгы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.