Мароккода ислам
Мароккода дәүләт дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Мароккода ислам (гарәп. الإسلام في المغرب) – дәүләт динe. Ил халкының (37,1 млн кеше, 2020 елга) 99 % ы – мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шигыйлар аз санда, дәүләт тарафыннан эзәрлекләнә һәм яшерен эш итә) [1] [2]. Сәләфилек йогынтысында илнең мәчетләрендә һәм башлангыч мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә әшәрилек(ингл.)татар. өйрәнелә. Мароккода исламның Заһирия(ингл.)татар. агымы да күзәтелә.