From Wikipedia, the free encyclopedia
Домбровская Мария (пол. Maria Dąbrowska; 6 октябрь 1889 ел — 19 май 1965 ел) — поляк язучысы, романнар һәм новеллалар авторы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Польша Халык Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (1955).
пол. Maria Dąbrowska | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Польша[2] |
Туу датасы | 6 октябрь 1889[1][2][3][…] |
Туу урыны | Руссув, Желязкув[d], Калишский повет[d], Бөек Пүлшә воеводалыгы[d], Польша[2] |
Үлем датасы | 19 май 1965[4][2][3][…] (75 яшь) яки 1965[5][6][7] |
Үлем урыны | Варшау, Польша Халык Республикасы[d][4][2] |
Җирләнгән урыны | Повонзки зираты[d] |
Кардәш | Bogumił Szumski[d] |
Язма әсәрләр теле | поляк теле |
Һөнәр төре | новеллачы, көндәлек авторы, тәрҗемәче, журналист, язучы, драматург |
Әлма-матер | Лозанна университеты[d][2] |
Сексуальная ориентация | Лесбиан[d][8] |
Әгъзалык | Polish PEN Club[d] |
Бүләкләр | |
Нинди веб-биттә тасвирланган | epdlp.com/escritor.php?id=12332 һәм biografiasyvidas.com/biografia/d/dabrowska.htm |
Мария Домбровская Викиҗыентыкта |
Бай булмаган шляхет гаиләсендә туган. 1907-1914 елларда Лозаннада һәм Брюссель университетында укыган. 1910 елда әдәби эш белән шөгыльләнә башлаган.
Публицист һәм поляк социалистик хәрәкәтенең эшмәкәре, Юзеф Пилсудскийның якын кешесе Мариан Домбровскийга кияүгә чыккан. 1925 елда Домбровский үлгәч, Мария Домбровская Станислав Стемповский белән яши. Ир туганы-Домбровский Тадеуш.
Бераз вакыт авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән. Публицистика белән шөгелләнгән. 1957 елда Варшава университетының мактаулы докторы исеменә лаек булган. Калишның мактаулы гражданины.
Варшаваның Повонзки зыяратында җирләнгән.
Мария Домбровскаяның беренче хикәяләр җыентыгы «Дети родины» («Dzieci ojczyzny», 1921), «Ветка черешни» («Gałąź czereśni», 1922) тәрбия һәм илсөяр характерда язылган. Алар эзеннән балалар үзенең тормышын сүрәтләгән шигъри новеллалар китабы «Улыбка детства» («Uśmiech dzieciństwa», 1923) чыккан. Язучының шулай ук балаларга багышланган җыентыклары —"Дружба" («Przyjaźń», 1927), «Мартин Козера» («Marcin Kozera», 1927), «Чистые сердца» («Czyste serca», 1938).
Домбровскаяның иң яхшы хикәяләре «Люди оттуда» («Ludzie stamtąd», 1925) һәм «Признаки жизни» («Znaki życia», 1938) исемле җыентыкларга кергән.
Язучының иң зур әсәре — «Ночи и дни» («Noce i dnie»; 1932-1934) тетралогиясе. Ул «Богумил һәм Барбара», «В вечной тревоге», «Любовь», «Ветер в лицо» романнарын үз эченә берләштерә.
Домбровская — «Гений-сирота» («Geniusz sierocy», 1939, басылган 1957), «Станислав и Богумил» («Stanisław i Bogumił», 1945, басылган 1947) дигән тарихи пьесаларның авторы.
Домбровская тәрҗемәсендә инглиз, Дания һәм рус (Антон Чехов) язучыларының китаплары басылып чыккан. Әдәби тәнкыйт һәм публицистик мәкаләләрендә Домбровская Болеслав Прус, Станислав Пшибышевский, Лев Николаевич Толстой Николай Васильевич Гоголь, Джозеф Конрадтарның шәхесе һәм тормышы турында язган.
1966 елда режиссер Кшиштоф Занусси Мария Домбровская турында документаль фильм төшергән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.