From Wikipedia, the free encyclopedia
"Марикамба Гыйбадәтханәсе" Карнатакада, Сагар Шәһәрендә урнашкан. Анда Алиһә Марикамба сурәте бар, ул Дурга яки Парватиның формасы. Бу гыйбадәтханә шәһәр үзәгендә Наяк Венкатаппа хөкеме вакытында төзелгән булган, ул Келади һәм Иккери патшалыкларында 16-ынчы гасырда хөкем сөргән.[1]
Һинд дине изгесе Ади Шанкарачарья Көньяк Һиндстанга бер сәфәре вакытында Сагарга зиярәт кылган. Шәһәрдә булган вакытта аның төшенә Марикамба Алиһә кергән һәм шул урында гыйбадәтханәне нигезләргә кушкан. Ул шуннан соң Алиһәнең аяк баскан эзләрен шәһәрнең тышкы чикләрендә изгеләштергән. Бу период вакытында (1596), Кадамаб, Чалукья һәм Хойсала династияләре бер берсенә каршы сугышканнар. Бу вакытта, Венкатаппа Наяка, Келади һәм Иккери патшалыкларның хөкемдары, бу Ходайны үзенең гаилә Алиһәсе итеп кабул иткән, ул бәрелешләрдә җиңүләргә ирешергә теләгән. Бәрелештә җиңгәннән соң, ул аяк эзләренең урыннарын читтәге даирәләрдән шәһәрнең үзәгенә күчергән һәм аяк эзләре өчен гыйбадәтханә төзегән.[1] Иртә 1950-енче еллар башында гыйбадәтханәне үзәгендә тышкы чикләргә күчерергә хәрәкәт булган. Ул вакытта шәһәрдә чума кизүе булган, моның сәбәбен гыйбадәтханәне күчерүдә күргәннәр. [1]
Ел | Дата | |
---|---|---|
2017 | Feb 14-20 2017 елның 1 февраль көнендә архивланган. |
Һәр өч ел, февраль аенда, бу гыйбадәтханәнең җыелыш урынында 10-көнлек ярминкә үткәрелә.Ул "Марикамба Джатхра" буларак мәгълүм (‘Джатхра’ “ярминкә” дигәнне аңлата), бу Карнатакада иң төп фестивальләрнең берсе. Аның иҗтимагый-дини әһәмияте бар һәм аңа Карнатаканың барлык төбәкләреннән тугърылар килә.[чыганагы?] On this occasion, a 16 feet (4.9 m) high chariot, colourfully decorated and carrying the image of the idol, is taken out on a procession.[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.