From Wikipedia, the free encyclopedia
Луи Пьер Альтюссер(фр. Louis Pierre Althusser; 16 октябрь 1918, Bir Mourad Raïs, Француз Әлҗәзаир — 22 октябрь 1990, Ла Верьер, департамент Ивелин) - Француз фәлсәфәче-марксисты. Ул Әлҗәзаирда туган һәм Парижда Югары нормаль мәктәптә укыган, соңрак анда фәлсәфә профессоры булган. Альтюссер озак вакыт (1948—1980) Франция Коммунистик Фиркасенең (Parti communiste français, PCF) әгъзасы була. Аның укучылары Поль-Мише́ль Фуко́, Пьер Бурдьё һәм Жак Деррида́ була. Альтюссер Структуралистик марксизмга нигез салучы булып тора.
Луи Пьер Альтюссер | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. Louis Althusser |
Туган | 16 октябрь 1918[1][2][3][…] Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Үлгән | 22 октябрь 1990[2][3][4][…] (72 яшь) Ла-Веррьер, Ивелин[d] |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Cimetière de Viroflay[d][5] |
Ватандашлыгы | Франция[6] |
Әлма-матер | Югары нормаль мәктәп[d][3][7] һәм дү Парк литсие[d] |
Һөнәре | фәлсәфәче, сәясәтче, университет профессоры, мөхәррир |
Эш бирүче | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Сәяси фирка | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Җефет | Hélène Rytmann[d][6] |
Кардәшләр | Georgette Althusser[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Психик авырудан интеккән. Нацистик әсирлектә булганга күрә бу психик бозылу көчәйгән. [8] 1980 елда авыру көчәйгән чакта хатыны Элен Ритманны (Hélène Rytmann) үтерә.
Альтюссер Әлҗәзаирда Француз колонистлары гаиләсендә туа. Әтисе вафатыннан соң ул әнисе һәм сеңлесе белән Марсельга китә, анда үз яшьлеге калдыгын үткәрә. 1937 елда Югары нормаль мәктәпкә укырга керә. 1940 елда Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хәрби хезмәткә алына. Франция җиңелү соң Альтюссер Алман лагерга утыртырарган.[9] Нәкъ менә шул вакытта ул коммунизм белән мавыга.
Сугыштан соң Альтюссер укуын яңарта. Ул бу чорда, барыннан да элек, 18 һәм 19 гасыр сәяси фәлсәфәчеләргә Монтескье, Руссо, Маркс һәм Фейербах игътибарны юнәлтте. 1948 елда коммунистик фиркасега керә. СБКФның XX җыелунан соң маоизмга якын позициясенә басты. 1964 елда "La Nouvelle Critique"та психоанализ һәм марксизмга багышланган "Фрейд һәм Лакан " дигән мәкалә чыга. 60 нчы еллар дәвамында ул үзенең төп фәлсәфи эшләрен яза. Бу вакытта аның танылуы шулкадәр зур, сирәк ки, сәясәт, идеология яки теория мәсьәләләре турында интеллектуаль дискуссия аның эшләрен искә алмыйча узды.[10]
1968 елның май вакыйгалары вакытында Альтюссер хастаханәдә була һәм анда катнашмый.Аны икеләнүчәнлек өчен тәнкыйтьләү башладылар. Фәлсәфәче яшьләрнең тәнкыйтенә җавап бирде һәм Франция Коммунистик Фиркасеның позициясенә басты. Шуннан соң аның танылуы кими башлады.
1980 елның 17 ноябрендә Альтюссер хатынын буып үтерерды. Ул үзе дә шул ничек булганын аңламады, дип әйткән иде. Хөкем аны мәҗбүри дәвалауга җибәрде. 22 октябрь 1990 Альтюссер хастаханәдә үлде.
Альтюссерның теоретик антигуманизмы марксизмнын гуманистик һәм антропологик агымнарга каршы юнәлтелгән. Гуманизм, беренчедән, кешенең универсаль булуы турында күзаллау бар; икенчедән, һәр конкрет шәхескә әлеге затны билгеләү теркәлә. Марксизм, фән буларак, субъектка мөрәҗәгать итми, әмма аның иҗтимагый ролен тикшерә.
Бу Һегелче (Лукач) һәм экзистенциализмлык (Сартр) марксизмны аңлауга реакция иде.
"Антигуманизм" кешеләрнең фикерләү сәләтен түгел, ә «гуманизм» теоретик хәлен генә кире кага. Ягъни кешенең уникаль асылы һәм аның атрибутлары: ихтыяр, Ирек, сайлау турында күзаллау. Альтюссер сүз кешегә карата презрения турында түгел, ә конкрет индивидлардан теоретик абстрагирование кирәклеге турында барды, дип тәкрарлады.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.