Ленинград камалышы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ленинград камалышы (рус. Блокада Ленинграда) (8 сентябрь 1941 – 27 январь 1944, 872 көн) — алман-фашист, Финляндия, испан (Зәңгәр дивизия) гаскәрләре, Африка, Италия хәрби-диңгез көчләре катнашында тарафыннан Бөек Ватан сугышында Ленинград камалышы (Ленинград — хәзер Петербург).
Ленинград камалышы | |||
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы | |||
Камап алынган Ленинград яшәүчеләре суга баралар | |||
Дата |
8 сентябрь 1941 – 27 январь 1944, 872 көн | ||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Кызыл Гаскәрнең җиңүе, Ленинград камалышы өзүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнваренә кадәр (камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварендә өзелә) — 872 көн сузыла.
Камау башланганчы шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала — Ладога күле. Бу күл алман-фашист әртиллириясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Лениградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә.
Камау өзгәннән соң Ленинград чолгавы дошман көчләре тарафыннан 1944 елның сентябренә кадәр дәвам итә.
1944 елның июнендә-августында Совет көчләре Балтыйк диңгезе флоты яклаганында Выборг һәм Свирск-Петрозаводск операцияләрен үткәрәләр.
- 20 июньдә Совет көчләре Выборг шәһәрен азат итә.
- 28 июньдә Совет көчләре Петрозаводск шәһәрен азат итә.
- 1944 елның сентябрендә Кызыл гаскәр Гогланд утравын азат итә.
Ватан саклавында Каһарманлык һәм Батырлык өчен Ленинград шәһәренә югары дәрәҗәне — Шәһәр-Каһарман — 1965 елда бирелә.