From Wikipedia, the free encyclopedia
Лев Давид улы Троцкий (кушымталар — Перо, Антид ото, Л. Седов, Старик һ.б.) чын исеме Лейба Давидович Бронштейн[1][2][3](26 октябрь (7 ноябрь) 1879, Яновка авылы, Елизаветград өязе, Херсон губернасы, Россия империясе —21 август 1940, Мехико, Мексика) — халыкара коммунистик хәрәкәтнең эшлеклесе, марксизм теоретигы, аның берсе агымы — троцкизм булдыручысы.
Лев Троцкий | |
---|---|
Туган телдә исем | Лейба Давидович Бронштейн |
Туган | 7 ноябрь 1879 Яновка, Херсон губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 21 август 1940 (60 яшь) Мехико, Мексика |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] |
Күмү урыны | Grave of Leon Trotsky and Natalia Sedova[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[d] Украина Совет Социалистик Республикасы СССР Мексика |
Әлма-матер | Одесса университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, гаскәр башлыгы, язучы |
Сәяси фирка | Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе, Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] һәм Эсвичрә социал-демократик фиркасе[d] |
Җефет | Наталья Ивановна Седова[d] һәм Александра Соколовская[d] |
Балалар | Сергей Львович Седов[d], Зинаида Львовна Волкова[d], Лев Львович Седов[d] һәм Нина Львовна Невельсон[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Ольга Давыдовна Каменева[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Русия ватандашлар сугышы, Россия инкыйлабы, Октябрь инкыйлабы һәм совет-поляк сугышы[d] |
Хәрби дәрәҗә | генерал[d] |
Лейба Бронштейн Херсон губернасы Елизаветград өязенең Яновка авылында (хәзер Украинаның Кировоград өлкәсендәге Береславка авылы) бай җирбиләүчеләр гаиләсендә туа. Гаиләдә бишенче бала булган.
1902 елда Бронштейн сөргеннән чит илгә качып киткән; ялган паспортына уйламыйча Троцкий фамилиясене өстәп язган һәм Троцкий псевдонимы астында тарихында билгеле булган.
Патша хакимияте вакытында ике тапкыр сөргенгә җибәрелгән, 1905 елда барлык ватандашлар хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Бөек Октябрь инкыйлабы оештыручыларының берсе, Кызыл Гаскәр булдыручыларының берсе.
Коминтерн оештыручыларының берсе.
Совет хөкүмәтендә чит илләр эшләре буенча нарком.
1918 елның агустында акчехословак корпусы һәм Каппель җитәкчесендәге акгвардия гаскәрләре Казан шәһәрен басып алалар һәм Россия имериясе алтынын алалар.
1918 елның август-сентябрендә Лев Троцкий яңа гаскәр — Кызыл Армияне Зөя (Свияжск) шәһәрендә булдыра. Кызыл Армия чын туу көне һәм нигезләнү урыны — Зөя шәһәре, август-сентябрь 1918 ел.
1918 елның сентябрендә каты сугыш һәм камалыш нәтиҗәсендә Троцкий җитәкчесендәге Кызыл Армия Казан шәһәрен үзенә кире кайтара.
1918—1925 — хәрби һәм диңгез эшләре буенча нарком һәм Инкыйлаби хәрби Шураның рәисе.
1923 елдан — фирка эчендәге сул оппозициясе җитәкчесе.
1929 елда ССРБ иленнән сөреп җибәрелгән.
1932 елда Совет ватандашлыгыннан мәхрүм ителгән.
ССРБдән киткәннән соң Дүртенче интернационалны булдыра.
Россиянең инкыйлаби хәрәкәте турында китапларны язган.
Ике тапкыр өйләнгән булган.
1940 елның 20 августында НКВД агенты Рамон Меркадер тарафыннан каты яраланган һәм җәрәхәтләрдән үлгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.