From Wikipedia, the free encyclopedia
Кырымтатар академия музыкаль драма театры, кырымтат. Qırımtatar akademik muzıkalı drama teatri, Къырымтатар академик музыкалы драма театри, укр. Кримськотатарський академічний музично-драматичний театр, рус. Крымскотатарский академический музыкально-драматический театр — Кырымның Симферополь шәһәрендә 1989 елдан иҗат итүче дәүләт мәдәният һәм сәнгать оешмасы, халыкара театр фестивальләре лауреаты. Театр репертуарында — кырымтатар классикасы, башка милләт драматургларының әсәрләре. Кырымтатар халкының бердәнбер театры. Спектакльләр кырымтатар һәм рус телләрендә бара. 2002 елда академия театры исеме бирелә.
Сәнгать җитәкчесе-директор (1994 елдан) — Билял Шәүкәт улы Билялов, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).
Куючы-режиссер (1991 елдан) — Ринат Бекташев, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Балетмейстер (1995 елдан) — Мөнир Аблаев, Украинаның атказанган артисты.
Оркестр дирижеры (1989 елдан) — Юныс Эннанов, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Урынлашу | Симферополь, Менделеев ур., 5/1 |
---|---|
Нигезләнгән | 1901 |
http://kirimtatar-teatri.org/ |
Театр трагедия, драма, музыкаль комедия, әкият, курчак театры, фольклор концерты, балет жанрларында эшли. Елга 200 тамаша күрсәтә [2]. Театрның визит карточкасы — «Мисхор кызы» кырымтатар легендасы нигезендә иҗат ителгән спектакль (Ю. Болат — И. Бахшиш, Я. Шәрәфетдинов).
|
|
Симферополь шәһәренең Менделеев урамы 5нче йорт адресы буенча урнашкан элекке эчке эшләр министрлыгы клубы бинасы. 1932 елда төзелгән[3].
2000 елда бинада төзәтеп кору эшләре башкарылган.
2014 елда Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән театрга Hyundai автобусы бирелә[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.