From Wikipedia, the free encyclopedia
Куявяк (пол. Kujawiak) — поляк халык биюе, чыгышы белән үзәк Польшаның Куяви өлкәсеннән[1]. Мазурка, оберек, полонез һәм краковяк белән бер рәттән поляклар милли биюләре төркеменә керә. Биюгә өч өлешле үлчәм[1], ирекле темп һәм тыныч, лирик музыка хас.
Беренче тапкыр куявяк бию атамасы буларак Т.Ф. Яскольскийның "Бахорци көтүчеләре: Куяви тыныч тормышы" (пол. Pasterze na Bachorzy Sielanki Kujawskie) әсәрендә 1827 елда кулланыла[2]. Шулай да куявякның мазур биюеннән 1750-1830 еллар аралыгында килеп чыгышы фараз[3][4]. Күп композиторлар тарафыннан куявяк һәм оберек биюләренең ритмик һәм темп үзенчәлекләре берлектә генә күзаллана[5].
Жанр крестьян даирәсендә барлыкка килә, әмма соңрак поляк морзалары даирәсендә дә нык тамырлар җибәрә. Бию музыкасын фольклор экспедицияләрендә язалар һәм Куявяк җыентыкларында нәшер итәләр. Поляк морзалары арасында халык биючеләрен йортларга чакыру һәм алардан бию осталыгына өйрәнү гадәткә керә.[6] 1860-еллар азагында куявяк балларда биелә башлый һәм Варшава кебек зур шәһәрләрдә дә киң таралыш таба.[5] Жанр популярлаша, үзгәрә һәм башка ритмик алымнарны, хәрәкәтләрне үзенә кертә. XIX гасырның ахырында поляк милли биюе буларак дөньякүләм таныла.[7]
1990 елда Чеслав Сроканың "Поляк милли биюләре: типология" китабында биюгә тирән тасвирлама бирелә: хәрәкәтләре, адымнары, музыкаль бизәкләре һ.б. үзенчәлекләр ачыклана[5].
Минор шәкелендә иҗат ителү нәтиҗәсендә, куявяк жанрына сентименталь һәм мелонхолик музыка хас[8][9].
Биюнең кереш өлеше бер югарылыкта кабатланган һәм тизләнә төшкән ноталардан гыйбарәт; биючеләрне дөрес темпка хәзерләгән.[2] Музыка өч басымлы метрда языла һәм аның кисәкләре 2 дүрт тактлы тезмәләрдән тора, гадәттә, тезмәләрнең икенчесе киңеләйтелә һәм яңа басымнар белән үзгәртелә, доминанта гармониясендә тәмамлана.[8] Күпчелек очракта биючеләр кайбер тактлар темпын сузып (итал. tempo rubato), бию музыкасына үзгәрешләр кертә.
Куявяк музыкасы ансамбле ике скрипка, түбән тавышлы ике кыллы уен кораллы басыдан (пол. basy), кайбер вакытта кларнет, кече барабан (пол. a bebenek) һәм поляк сорнаеннан (пол. dudy) тора.[6] Скрипка төп көйне, басы аккомпанементны башкара, шулай да басы бәрмә уен коралы вазифасын башкарырга мөмкин.[2] Бүгенге көндә ансамбльдә флейта, аккордеон кебек уен кораллары да очрый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.