From Wikipedia, the free encyclopedia
Куньлу́нь[1] (искечә Кунь-Лунь, Куэнь-Лунь; кыт. 昆仑山脉, Калып:Lang-ug2, тиб. ཁུ་ནུ་རི་རྒྱུད།, кытай теленнән тәрҗемәсе — «Ай таулары») — Азиянең иң зур тау системаларының берсе.
Кытайда урнашкан. Төньяктан Тибет таулыгын уратып, көнбатышта Памир тауларыннан көнчыгышта Син-Тибет тауларына кадәр сузылган. Тау системасының озынлыгы — якынча 2500 км, киңлеге — көнбатышта 150 километрдан көнчыгышта 600 километрга кадәр. Иң биек нокталары: үзәктә Улугмузтаг (7723 м) һәм көнбатыш өлешендә — Конгур (7719 м). Көнбатышта — Яркенд, көнчыгышта Хуанхэ елгаларының үзәннәре Куньлунь тауларының табигый чикләре булып тора.
Тау системасының үзәк өлешендә Аркатаг сырты; алга таба көнчыгыштарак — Бокалыктаг сырты урнашкан.
Куньлуньшанькоу үткеле аша Тибетка юл үтә. Монда 2006 елда Куньлунь тимер юл тоннеле ачыла.
Даосизм традицияләре буенча, Куньлунь тавы (мифологик "дөнья тавы"ның юрамасы) Алиһәләрнең яшәгән урыны, җирдәге оҗмаһ һәм Шан-ди югары алиһәнең түбәндәге баш каласы дип исәпләнә. Шан-ди һәм Хуан-ди образдарының катыштырыу һөзөмтәһендә, Куньлунь тавы нефрит стеналары белән капланган Хуан-диның гадәти дәүләте дип санала башлый. Бу дәүләткә Күк Капкалары — Чанхэ аша керергә мөмкин. Тау түбәләрендә Си-ван-му алиһәсенең тылсымлы бакчалары урнашкан, шулай ук җимешләре үлемсезлек биргән җимешле шәфталу агачы үсә. Риваятьләр буенча тауга беренчеләрдән булып Чжоу династиясе императоры Му-ван бара.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.