![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0f/Soyuz_7K-OK%2528A%2529_drawing.png/640px-Soyuz_7K-OK%2528A%2529_drawing.png&w=640&q=50)
Космос-133
From Wikipedia, the free encyclopedia
Космос-133 (Галәм-133) – Союз тибындагы беренче эксперименталь космик корабль (7К-ОК № 2). Бортта манекен булган. Соңрак җибәреләчәк башка «Союз» (7К-ОК № 1) белән тоташуны сынап карарга ниятләнгәннәр, ләкин 2-нче корабтагы хаталар аркасында аның старты гамәлдән чыгарылган.[2]
Космос-133 | |
![]() | |
Юл башы | площадка № 31[d][1] |
---|---|
Йөртүче ракета | Союз[d][1] |
Галәми кораб очыру датасы | 28 ноябрь 1966[1] |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/52/Soyuz_National_Space_Centre.jpg/640px-Soyuz_National_Space_Centre.jpg)
Причаллау двигательләренең бик интенсив эшләве һәм ракета-йөкчедән аерылганнан соң әйләнү каналы буенча ориентацияләнүе аркасында барлык ягулык сарыф ителгән, шуңа күрә тоташтыру мөмкин булмаган. Идарә ителә торган төшү режимын һәм йомшак утыртуны тикшерергә карар ителде. Әмма корабны җиргә кайтарырга мөмкин булмаган, чөнки аны җыюда хаталар булган, командаларның идарә итүче руль төеннәренә фазасы буталган. Аппарат СССРдан читтә төшәр дип шикләнелгәнлектән, автомат шартлату системасы эшли башлый, ул корабны 1966 елның 30 ноябрендә 10:21 GMT сәгатьтә юк итә.[3]
«Союз» 7к-ОК no 1 очырырга тырышу 1966 елның 14 декабрендә була, старт кичектерелә, әмма САС эшли башлый һәм старт корылмасында ракета шартлый, өч кеше һәлак була.[4][5]