Коряклар
Россия Федерациясенең төньяк-көнчыгышында яшәүче этник төркем / From Wikipedia, the free encyclopedia
Коряклар, үзатамалары чавчывав, нымылъын, алюторлар (рус. Коря́ки) ― Россия Федерациясенең төп халыкларының[d] берсе; Камчатка ярымутравының төньяк өлешендәге җирле халык. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең Камчатка краенда, Магадан өлкәсендә һәм Чукотка автономияле округында компактлы яшиләр.
Кыска фактлар Үз аталышы, гомуми сан ...
Коряклар | |
Үз аталышы |
чавчывав, нымылъын, алюторлар |
---|---|
гомуми сан |
7953 |
яшәү җире |
|
Теле | |
Дине | |
Кардәш халыклары: |
чукчалар, кереклар, алюторлар, ительменнәр |
![]() |
Ябу
Гомуми саны якынча 8 мең кеше (7485 кеше, РФ 2021 елгы халык санын алу[d] мәгълүматлары буенча).
Башлыча рус телендә сөйләшәләр, әмма 1460 кеше коряк телен куллануны дәвам итә, язу кириллица нигезендә.
Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышындагы аз санлы җирле халыклар исемлегенә кертелгән[3].