![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3c/Konstytucja_3_Maja.jpg/640px-Konstytucja_3_Maja.jpg&w=640&q=50)
Конституция
From Wikipedia, the free encyclopedia
Конститу́ция (лат. constitutio) — дәүләтнең төп кануны, иң югары юридик көчкә ия булган норматив-хокукый акт. Конституция дәүләтләрдә һәм федератив дәүләтләрнең административ берәмлекләрдә бар.
Конституция | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | конституцион тарих[d] |
---|---|
![]() |
Конституцияләр язылган һәм язылмаган була алалар.
Язылган конституцияләр — бердәм төп кануннар һәм актлар җыентыгы (күпчелек илләрдә бар). Шулай ук язылган конституцияләр берничә конституцион кануннарны берләштерә алалар (мәсәлән, Испания конституциясе, Финляндия конституциясе).
Язылмаган конституцияләр төрле кануннарны тәшкил итәләр (Бөекбритания конституциясе).
Гадәттәгечә, конституция кабул итү хокукы халыкка референдум ярдәмендә бирелә. Ләкин бу хокук шулай ук ил башлыгына (Иран конституциясе, Әфганстан конституциясе), канун чыгару органына (Италия конституциясе) бирелә ала.