From Wikipedia, the free encyclopedia
Константин (Кирилл) Михаил улы Симонов (tat. lat. Konstantin Simonov(үле сылтама), рус. Константи́н (Кири́лл) Миха́йлович Си́монов) (28 ноябрь, 1915, Петроград — 28 август, 1979, Мәскәү) — рус совет язучысы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Социалистик Хезмәт Каһарманы, (1974). Ленин премиясе (1974) һәм алты тапкыр Сталин премиясе иясе (1942, 1943, 1946, 1947, 1949, 1950). ССРБ Язучылар Берлегенең генераль сәркатибе урынбасары.
Константин Симонов | |
---|---|
Туган телдә исем | Кирилл Михаил улы Симонов |
Туган | 28 ноябрь 1915 Петроград, Русия Империясе |
Үлгән | 28 август 1979 (63 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Ватандашлыгы | Русия Империясе |
Әлма-матер | А. М. Горький ис. Әдәбият институты, Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты[d] һәм Хәрби-сәяси академия[d] |
Һөнәре | язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Наталья Викторовна Соколова[d], Валентина Васильевна Серова[d] һәм Лариса Алексеевна Жадова[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Халхин-Гол алышлары[d] һәм Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | , һ.б. |
Константин Симонов Муса Җәлилне аклаган, аның ватанпәрвәрлек эшчәнлеген исбатлаган, беренче тапкыр Моабит дәфтәрен бастырып чыгарган, бөек татар шагыйре - каһарманының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне оештырган. Муса Җәлил турында Симоновның мәкаләсе 1953 елда үзәк газетада бастырылганнан соң, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.
Константин (Кирилл) Симонов 1915 елда Петроград шәһәрендә аксөяк гаиләсендә туган. Аның әнисе - кенәз-бикәсе Александра Оболенская, әтисе - хәрби хезмәткәр, генерал-майор Михаил Симонов, ул Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган, үги атасы (1919 елдан) - хәрби белгеч Иванишев.
Симонов фабрика-завод уку йортын, соңрак, 1938 елда, Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.
Шул вакытта Симонов аристократик Кирилл исеме урынына Константин исемен ала.
1939 елда хәрби мөхбир буларак Халхин-Гол сугышында булган.
Бөек Ватан сугышында хәрби мөхбир булып эшләгән, күп әсәрләрне сугышка багышлаган. Аның мәшһүр "Жди меня" (Көт мине) шигыренә романс язылган.
Жди меня, и я вернусь. Жди меня, и я вернусь, Жди меня, и я вернусь, 1941 ел |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.