From Wikipedia, the free encyclopedia
Клод Дебюсси (фр.: [aʃil klod dəbysi]; 22 август 1862 – 25 март 1918) - Франция көйязары. Күп очракларда музыкадагы беренче импрессионист буларак таныла. XIX йөз ахырының һәм XX йөз башының иң абруйлы көйязарларының берсе буларак санала.
Клод Дебюсси | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. Claude Debussy |
Туган | 22 август 1862[1][2][3][…] Сен-Жермен-ан-Ле, Сена и Уаза[d], Икенче француз империясе[d][4][5] |
Үлгән | 25 март 1918[6][7][3][…] (55 яшь) XVI округ Парижа[d], Өченче француз республикасы[d][5][8] |
Үлем сәбәбе | колоректаль яманшеш[d][9] |
Күмү урыны | Пасси зираты[d] |
Ватандашлыгы | Франция |
Әлма-матер | Париж югары музыка һәм бию милли консерваториясе[d][4] |
Һөнәре | композитор, пианист, музыка тәнкыйтьчесе |
Җефет | Эмма Бардак[d] һәм Marie-Rosalie Texier[d][10] |
Балалар | Claude-Emma Debussy[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Alfred Debussy[d] |
Тумышы белән бик тә бай түгел һәм мәдәният тормышы белән аз кызыксынган гаиләдән булса да, Дебюсси 10 яшендә Франциянең иң алдынгы уку йортына, ягъни Париж консерваториясенә керә. Баштарак ул фортепиано бүлегендә укыса да, аннары үзенең төп урынын композиция һөнәрендә тапкан. Аның бу карарына консерватория остазларының үтә консерватив карашлары да комачауламый. Күп еллар үзен һөнәри яктан үстергәннән соң гына, 40 яшендә үзенең "Пеллеас һәм Мелизанда" операсы белән 1902 елда халыкара танылган көйязар дәрәҗәсен яулаган.
Дебюссиның иң таныклы оркестр әсәрләре арасында прелюдия "Фавнның көндезге вакыты" (1894), Ноктюрннар (1897-1899) һәм Сурәтләр (1905-1912). Күп яктан аның музыкасы Р. Вагнерга һәм алман музыка традицияләренә каршы үсеш алган. Ул классик симфония кагыйдәләрен иске дип таный һәм аның бу тарафта яңа казанышлары "симфоник сызымнарда", ягъни Диңгездә (1903-1905) чагыла. Аның фортепиано әсәрләре арасында ике Прелюдияләр һәм ике Этюдлар китаплары. Көйязар карашларына 19-нчы гасыр ахырындагы символистлар шигъриять хәрәкәте зур йогынты ясаган. Кайбер әсәрләрдә, шул исәптә 'Изге туташта һәм Изге Себастьян газапларында хор партиясе бар. Соңгы елларда ул камер музыкага әһәмият бирә, ягъни алты төрле уен коралларын берләштерүгә ниятләнгән сонаталардан өчен тәмамлый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.