From Wikipedia, the free encyclopedia
Кеш (Martes zibellina) — сусар гаиләлегенә караган көрән төстәге кыйммәтле тиреле ерткыч җәнлек.
Кеш тәне озынлыгы — 56 см кадәр, койрыгы - 20 см. Төрле төсле җәнлек, кара, сары, аксыл да була.
Җитез һәм үз зурлыгына бик көчле ерткыч, сикереп хәрәкәт итә, сикереш ераклыгы - 30-70 см, агачларга яхшы менә. Кеш яхшы ишетә һәм сизә, ләкин начаррак күрә.
Кеш иртән һәм кичен актив. Гадәттә эрбет агачы урманнарында, тау елгалары үрге агымында яши.
Кеш кимерүчеләр, аеруча кыр тычканнарын ашый, еш кына тиеннәр, кошлар, куяннарга аулый. Шулай ук эрбет чикләвеге, миләш, күк җиләк, караҗиләк, нарат җиләге, шомырт, карлыган җимешләрен ашый.
Кеш анасы 3-4 бала таба, йөклелек вакыты - 250-290 көн.
Россия урманнарында очрый, аеруча эрбет урманнарында яши.
Кыйммәтле тиресе сәбәпле махсус фермаларда үстерелә, кеш кәсебе Россиядә урта гасырлардан башланган.
Кеш билгесе төрле туграларда сурәтләнә, аеруча Россия төбәкләрендә таралган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.