From Wikipedia, the free encyclopedia
Катха Упанишада (санскрит телендә: कठोपनिषद् яки कठ उपनिषद्) (Kaṭhopaniṣad) ул мукһйя (беренчел) Упанишадаларның берсе, ул Кришна Яджурведа «Катха» мәктәбенең соңгы сигез секциясенә кертелгән.[1][2] Ул шулай ук Катхака Упанишада буларак мәгълүм һәм 108 Упанишадаларның Муктика канонында 3 номер астында килә.
Катха Упанишада ике бүлектән (Адһьяя) тора, һәрберсе өч секциягә (Валлис) бүленгән. Беренче Адһьяя икенчесеннән борынгырак дип таныла.[2] Упанишада ул Олы Хәким Ваджасравасаның улы — кечкенә малай Начикетаның риваять кыйссасы; малай Яма Раджны очрата (Һинд дине үлем Илаһы). Аларның әңгәмәсе кеше табигате, белем, Атман (Җан, Үз) һәм мокша (азат ителү) турында әңгәмәгә эволюцияли.[2]
Катха Упанишада | |
Басма яки тәрҗемәләре | Upaniṣads[d] |
---|
Катха Упанишаданың хронологиясе ачык түгел һәм бәхәсле, Буддачылык галимнәре ул иртә Буддачылык текстларыннан соң (безнең эрага кадәр бишенче гасыр) тезелгән булган дип раслыйлар,[3] һәм Һинд дине галимнәре раслаганча ул безнең эраның 1-енче меңьеллыкның 1-енче өлешендә яки иртә Буддачылык текстларына кадәр тезелгән булуга охшаш дип раслыйлар.[4]
Катхака Упанишада ул борынгы Веданта суб-мәктәпләренең әһәмиятле борынгы Санскрит корпусы булып тора, һәм төрле Һинд дине мәктәпләренең йогынты ясый торган Шрутисы булып тора. Биредә расланганча «Атман (Җан, Үз) бар», ул «Үзеңне белүгә омтылуга, ул Иң Олы Балкыш» концпепцияне өйрәтә, һәм бу сораулар турында Һинд диненең башка Упанишадалары кебек өйрәтә. Упанишадада тәкъдим ителгән фикерләр Һинд динендә Буддачылыкта «Җан, Үз юк» дигән раслама белән капма-каршы куела һәм шулай Буддачылыкның берәү «Бушлыкка Суньятага омтылырга тиеш, бу иң Олы Балкыш» расламасы белән капма-каршы куела.[5][6] Катха Упанишаданың тәфсилле тәгълиматы төрлечә интерпретацияләнгән булган, Двайта (дуалистик) итеп[7] һәм Адвайта (нә-дуализм) итеп.[8][9][10]
Ул иң киң өйрәнелгән Упанишадалар арасында. Катха Упанишада 17-енче гасырда Фарсы теленә тәрҗемә ителгән булган, аларның күчермәләре Латин теленә тәрҗемә ителгән булган һәм Европада таратылган булган.[11] Макс Мюллер һәм күп башкалар аны тәрҗемә иткәннәр. Башка фәлсәфәчеләр, мәсьәлән, Артур Шопенһауэр аны мактаганнар, Эдвин Арнольд аны «Үлем Сере» шигырендә китерә, һәм Ральф Валдо Эмерсон Катха Упанишадага үзенең «Үлемсезлек» эссесы ахырында һәм «Брахма» шигырендә китерә.[8][12]
Катха (Санскрит телендә: कठ) турыдан-туры мәгънәдә «бәла» дигәнне аңлата.[13] Катха шулай ук Кришна Яджур-Веда тармагы нигезләүчесе олы фикер иясенең исеме булып тора һәм шулай ук Яджурведаның Катха мәктәбенең хатын-кыз укучысы өчен төшенчә булып тора.[13] Паул Деуссен билгеләп үткәнчә Катха Упанишада керә торган һәм төрле мәгнәләргә символик керүче сүзләрне куллана. Мисал өчен, моңа охшаш рәвештә әйтелә торган сүзнең Катһаның (Санскрит телендә: कथा) турыдан-туры мәгънәсе «кыйсса, риваять, сөйләү, хикәя».[13] Моңа якын мәгънәләр Катха Упанишада белән бәйле.
Начикетаның, Катха Упанишадада малай һәм үзәк персонаж, охшаш рәвештә шуңа бәйле сүзләр һәм текстка якын мәгънәләре бар. Паул Дэуссен[2] тәкъдим иткәнчә На ксити һәм На аксиете, бу Начикетага охшаш сүз уеннары, аларның мәгънәсе «җимерелмәү, яки җимерелми торган нәрсә», бу Начикета кыйссасының икенче өлешенә карый. Охшаш рәвештә, На җити ул башка сүз уены һәм аның мәгънәсе «бетереп булмый торган», ул контекстуаль рәвештә Начикетаның өченче алкышына карый.[2] Уитни да, Дэуссен да, бәйсез рәвештә Начикетага башка юраманы тәкъдим итәләр, һәм этимологик тамырлар Катһа Упанишадага карый: На-чикета сүзенең мәгънәсе шулай ук «Мин белмим, яки ул белми».[14] Бу Санскрит сүзләрнең кайберәүләре Упанишада текстларына кертелгән.[15]
Яджурведаныж Таиттирийя Упанишадасы кебек Катһа Упанишаданың һәр бүлеге Валли (वल्ली) дип атала, аның турыдан-туры мәгънәсе эт эчәгесе үләненә охшаш дару үләне, ул гадәттә үзе үсә, әмма төп агачка беркетелә. Паул Дэуссен раслаганча бу символик терминология дөрес һәм Кара Яджур Ведада Упанишадаларның табигатен чагылдыра, ул литургик Яджур Ведага бик бәйле һәм төп текстка беркетелгән.[16]
Катха Упанишаданың хронологиясе ачык түгел һәм галимнәр арасында төрле карашлар бар.[4] Барлык карашлар аз шәһадәтләргә таяна, текстлар буенча архаизм анализы, стиле һәм кабатлаулар фикерләрнең эволюциясе охшаш булган расланмалардан һәм башка Һинд фәлсәфәләре йогынты ясарга мөмкин булган фаразларга таяна.[4][10]
Буддачылык галимнәре, мәсьәлән, Ричард Кинг Катха Упанишадының тезелүен безнең эраның якынча 5-енче гасырга карый дип күрсәтә һәм хронологик рәвештә аны беренче Буддачылык Пали каноннарыннан соң күрсәтә.[17][18]
Һинд дине галимнәре, мәсьәлән, Стивен Филлипс[4] билгеләгәнчә хәзерге галимнәр арасында килешмәү бар. Филлипс Катха Упанишаданы Бриһадараньяка, Чандогья, Иша, Тайттирия, Айтарейя һәм Кенадан соң, әмма Мундака, Прасна, Мандуья, Свешасватара һәм Майтри Упанишадаларга кадәр һәм шулай ук иң иртә Буддачылык Пали һәм Җайна каноннарына кадәр тезелгән дип даталый.[4]
Ранаде[19] Филипска охшаш караш раслый, ул бераз башкача тезелгән һәм Катханың хронологик тезелешен борынгы Упанишадаларның дүртенче төркеменә куя, Мундака һәм Светасватара белән. Паул Дэуссен Катха Упанишаданы пост-прозаик дип күрсәтә, шулай да иртәрәк дәрәҗә Упанишадалар якынча Кена һәм Иша Упанишадалар вакытында тезелгән булган, моны гимннарның шигъри, математик метрик структурасыннан күреп була.[20] Уинтерниц Катхака Упанишаданы Буддачылыкка кадәр һәм Җәйничелеккә кадәр әдәбият дип таный.[20][21]
Катха Упанишаданың ике бүлеге бар, һәрберсе өч секция белән (валли), шулай итеп бөтенесе алты секция. Беренче секциядә 29 шигырь, икенче секциядә 25 шигырь, һәм өченче секциядә 17 шигырь. Икенче бүлек Катха Упанишаданың дүртенче секциясе белән ачыла һәм анда 15 шигырь, шул ук вакытта бишенче валлида шулай ук 15 шигырь бар. Соңгы секциядә 17 шигырь бар.[2]
Беренче өч валли белән беренче бүлек борынгырак дип санала, чөнки өченче секция гадәттә башка Упанишадаларның ахырында булган структура белән бетә, һәм шулай ук чөнки соңгы өч секциядә үзәк фикерләр кабатлана, һәм икенче бүлектәгегә караганда киңәйтелә.[2] Бу шулай да, ике бүлек арасында әһәмиятле ара булган дигән мәгънәдә түгел, ике бүлек тә борынгы дип санала һәм безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллыкка карый.[2]
Катха Упанишадада булган Начикета исемле малай турында кыйссаның килеп чыгышы күпкә борынгырак.[15] Начикета шулай ук Тайттирия Брахмананың 3.11 бүлеге шигырьләрендә искә алына, болар икесе дә охшаш кыйсса,[15] һәм «Савитра», «Чатурһотра», «Вайсварджа» һәм «Аруна Агни» белән ритуаллар өчен биш ут корылуының берсенең исеме булып тора.[2][22]
Структура һәм стиль Катха Упанишадада кайбер шигырьләр, башкалар арасында 1.1.8, 1.1.16-1.1.18, 1.1.28 кебек фәлсәфи түгел, текстның калган өлеше белән тәңгәл килми һәм соңрак кертү һәм интерполяция булырга мөмкин дип фараз итәргә була.[2][15][23]
Упанишада Ваджрасава кыйссасы белән башлана, ул шулай ук Аруни Ауддалаки Гаутама дип атала,[24] ул бөтен дөньяви милкеннән ваз кичә. Шулай да, аның улы Начикета (Санскрит телендә: नचिकेता) иганә корбанын фарс итеп күрә, чөнки бу барлык әйберләр тузганчы кулланылган булган инде һәм кабул итүчеләр өчен аларның кыйммәте юк. Бүләк ителгән сыерлар, мәсәлән, шулкадәр карт булган ки, алар 'соңгы суларын эчкәннәр' (पीतोदकाः), 'соңгы үләннәрен ашаганнар' (जग्धतृणाः), 'сөт бирмиләр' (दुग्धदोहाः), 'җимешсез' (निरिन्द्रियाः). Max Muller (1962), Katha Upanishad, in The Upanishads — Part II, Dover Publications, ISBN 978-0486209937, pages 1-2 with footnote 3</ref> Борчылып, улы әтисеннән сорый,
«Кадерле әтием, син мине кемгә бирерсең?»
Ул моны икенче һәм шуннан соң өченче мәртәбә әйткән.
Әтисе ярсуланып шулай дип җавап биргән: «Мин сине Үлемгә бирермен.»
Начикета, Катха Упанишада, 1.1.1-1.1.4., Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Volume 1, Motilal Banarsidass
Начикета үлми, әмма әтисенең аны Үлемгә бирүен кабул итә, һәм Яма Радж сыену урынына зиярәт кыла — бу Һинд дине Илаһлар пантеонында үлем Илаһы. Начикета килә, әмма Яма Радж үзенең сыену урынында булмый. Начикета кунак буларак өч төн ач булып тора, шулай Катха Упанишаданың беренче Валлисының 9-ынчы шигырендә әйтелә. Яма килә һәм кунакка хөрмәт күрсәтмәгән өчен гафу үтенә, шулай итеп ул Начикетага өч теләк тәкъдим итә.[25]
Начикетаның беренче теләге ул Яманың аны үлем сыену урыныннан кире гаиләсенә кайтару һәм аның әтисе тыныч, яхшы кәефтә һәм ярсуланган булган итеп ул кайтканчы кебек булсын дип. Катха Упанишаданың 1.1.11 шигырендә расланганча Яма Радж беренче теләкне шунда ук үти.[25]
Үзенең икенче теләге алдыннан Начикета күк ул курку булмаган, борчу булмаган, карт яшь булмаган, сусау булмаган һәм бәла булмаган урын дип кереш сүз әйтә.[25] Ул шуннан соң Катха Упанишаданың 1.1.13 шигырендә кешегә һичшиксез күккә килер өчен тиешле ут ритуалы турында күрсәтмә турында Яма Раджтан сорый. Яма җавап итеп ут ритуалын тәфсилләп сөйләп бирә, шуларга ничек кирпечләр куелган булуы, һәм утның ничек дөньяны төзүнең символы булуы керә. Начикета Яма аңа нәрсә сөйләгәне турында истә тота, ритуалны кабатлый, бу хасияте белән Яманы канәгатьләндерә һәм ул бу ут ритуалы шуннан соң «Начикета утлары» дип аталачак дип игълан итә.[26] Яма шулай дип өсти «өч Начикета утлары» белән беррәттән, өч бәйләнеше булган теләсә кем дә (әнисе белән, әтисе белән дә, остазы белән дә), өч төр карма башкаручы (ритуаллар, тәгълимат һәм иганә), һәм шундагы белемне аңлый торган, бәладән азат була.[26]
Начикета шуннан соң өченче теләк сорый һәм Ямадан 1.1.20 шигырьдә кешеләрнең «кеше үлгәннән соң нәрсә була? Ул башка формада булырга дәвам итәме? яки юкмы?» турында икеләнеп сорый.[26] Катха Упанишаданың калган шигыре Яма Раджның туры «әйе яки юк» дип җавап бирүдән баш тартуның чагылышы булып тора. Яма раслаганча хәтта Илаһлар да бу сорау турында билгеле җавап бирергә шөбһәләнәләр һәм Начикетаны башка теләк сайларга өнди. Начикета әгәр дә Илаһлар монда икеләнә икән, ә ул «Яма Радж» үлем Илаһы буларак җавапны белгән бердәнбер булып тора. Яма аңа шуның урынына барлык төр дөньяви байлык һәм рәхәтләр тәкъдим итә, әмма Начикета кеше тормышы кыска дип әйтә, Яма Раджны дөньяви байлыкны һәм рәхәтне үзенә калдырырга сорый һәм купшы байлык, нәфес һәм рәхәтләр китә торган һәм заяга дип әйтә, һәм шуннан соң Атманны (Җанны) белүдә карашында тора һәм «үлемнән соң нәрсә була?» соравына күп игътибар бирә.[27][28]
Яма Радж өйрәтүендә прейя (प्रेय, प्रिय, кадерле, ләззәтле) белән,[29] шрейя (श्रेय, яхшы, алкышлы бөеклек) арасында аерманы аңлата.
Яхшы аерыла һәм кадерле аерыла,
аларның икесенең дә максатлары төрле,
Кем үзе өчен яхшыны сайлый, муллыкка килә,
кем кадерлене сайлый, максатны югалта.Яхшы һәм кадерле кеше янына якны килә,
Акыллы кеше икесе турында да уйлый һәм аларны аера;
Акыллы кеше яхшыны кадерле өстеннән сайлый,
Ахмак, саран һәм сусаулы, кадерлене сайлый.
Yama, Katha Upanishad, 1.2.1-1.2.2
1.2.14 дән алып 1.2.22 шигырьгә кадәр, Катха Упанишадада Веданың асылы булып кешене азат һәм хөр итү, нәрсә булган аша һәм булмаган аша карарга бирү, үткәннән һәм киләчәктән азат булу, игътибарны Наданлыктан Белемгә таба җәлеп итү, рәхәт һәм бәладән тыш балкышлы булу ысулларына таба. Моны Атман-Брахман реализациясе аша ирешергә була, шулай дип Катха Упанишада раслый, һәм бу асылны Ведада Ом (ॐ, Aum) сүзе аша искә төшерәләр, шулай дип 1.2.15-1.2.16 шигырьләрдә раслана. Катха Упанишаданың икенче Валлисында сөйләүче буларак Яма Радж кеше беркемнән дә, бернәрсәдән дә, хәтта үлемнән дә курыкмаска тиеш дип раслый, чөнки кешенең асылы, аның Атманы тумаган да, үлми дә, ул мәңге, ул Брахман. Бу абзацлар киң өйрәнелгән булган, һәм Эмерсонны башкалар арасында илһамландырган,[8][30]
Күрүче (Атман, Үз) тумаган, һәм үлми,
Ул беркемнән дә килеп чыкмаган, һәм ул беркем дә булмый,
Мәңге, борынгы, ул мәңге булып кала,
ул үтерелми, гәрчә тән үтерелсә дә.Әгәр дә үтерүче ул үтерә дип уйласа,
әгәр дә үтерелгән ул үтерелгән дип уйласа,
алар аңламыйлар;
чөнки бу үтерми, һәм тегесе үтерелми.Үз (Атман), кечкенәдән дә кечкенәрәк, бөектән дә бөегрәк,
ул һәрберәүнең йөрәгендә качырылган,
Саранлыктан азат, һафаланудан азат, тыныч һәм канәгать,
ул Атманның иң олы данын күрә.
Katha Upanishad, 1.2.18-1.2.20
Икенче Валлиның соңгы шигырьләрендә, Катха Упанишада Атман-белем, яки Үз-реализациягә күрсәтмә буенча ирешмиләр, аргументация белән дә түгел һәм язмалардан нәтиҗә ясап түгел. Аны медитация һәм интроспекция аша аңлыйлар. Аңа начар гамәлләрдән тыелмаганнар, борчулылар тарафыннан һәм акыллары тыныч булмаганнар тарафыннан ирешеп булмый, әмма әхлак буенча яшәүчеләр, тыныч, эчендә тынычлык урнаштырганнар, эчтә эзләүчеләр һәм үз табигатен өйрәнүчеләр тарафыннан ирешелергә мөмкин. Охшаш фикерләр Мундака Упанишадада 3.2 бүлектә кабатлана, бу Һинд диненең башка классик борынгы язмасы.
Катха Упанишаданың өченче Валлисында арба риваяте тәкъдим ителә, бу Атман, тән, акыл, хисләр һәм эмпирик чынлык кешегә ничек бәйләнеше булганын яктырта.
Бел, Атман ул арбада баручы булып тора,
һәм тән ул арба,
Бел, Буддхи (акыллылык, уйларга сәләт) ул йөртүче,
һәм Манас (акыл) йөгән булып тора.Сизүләр атлар дип атала,
Сизүләрнең объектлары аларның юллары булып тора,
Атманның берлегеннән формалаштырган булып, сизүләр һәм акыл,
аны алар «ләззәт сизүче» дип атыйлар.
Katha Upanishad, 1.3.3-1.3.4
Катха Упанишада раслаганча уйларга сәләтләрен куллманмаган, сизүләр идарә астында булмаган һәм акылын контрольдә тотмаган, кемнең тормышы хаотик һәм ялгышлар тулы, шуның яшәеше самсарада.
Катха Упанишада 1.3.10-тән 1.3.12-кә кадәр шигырьләрдә Чынлыкның иерархиясен кеше тарафыннан перспективада тәкъдим итә. Анда Артһа (объектлар, тормыш өчен ресурслар) Индрийя (сизүләр) өстеннән, Манас (акыл) Артһадан өстән, Манастан өстә Буддһи (фикер йөртү сәләте), Буддһи өстеннән Атман (аның Җаны, бөек Үз). Атманнан тыш, Катһа Упанишадада расланганча, Авьяктам (манифестацияләнмәгән Чынлык), һәм Пуруша (Галәми җан) Авьяктамнан тыш, һәм Пурушадан тыш, бернәрсә дә юк — чөнки ул максат, чөнки ул иң югары юл. Тормышның нигез дәрәҗәсендә, Артһа һәм Индрийя (сизем органнары) арасында бәйләнеш; шул ук вакытта иң югары дәрәҗәдә кеше аңлый башлый һәм тулаем рәвештә бөтен иерархиягә төшенә. Җан барлык мәхлукатларда качырылган, шулай Катһа Упанишадада раслана; ул үзен күрсәтми, әмма аның аңлавы күрүчеләр тарафыннан агрйа сукшма белән сизелә (нәзек, күбрәк ачык шәһадәте булган аң, яхшы аңлаучылар).
Катһа Упанишаданың 1.3.13 шигырендә Праджна (аңы булган кеше) үзеңне өйрәнү һәм үзеңне тыю, сөйләмне һәм аңны «Буддхи» (уйларга сәләтне) кулланып чикләү принципларына сыенырга тиеш. Катха Упанишадада расланганча кеше тулаем рәвештә үзенең тыелган сиземләүләрен һәм акылын интеллект белән берләштерергә теиш, болар «Атман» (Җан, бөек Җан) белән барысы һәм аның "бөек Җаны"н башкаларның Үзе белән берләштерергә, Берлекнең тынычлыгын «Авьяктам» һәм «Галәми җан» белән берләштерергә тиеш. Үз (Атман) тавышсыз, кагылып булмаслык, формасыз, тәме булмаган, исе булмаган, башлануы булмаган, ахыры булмаган, җимереп булмаслык, бөектән тыш, балкышлы һәм берәү үзенең Үзен хөрмәт итсә, ул азат ителә. Мондый Үз-реализация Катха Упанишада буенча җиңел түгел,
उत्तिष्ठत जाग्रत
प्राप्य वरान्निबोधत
क्षुरस्य धारा निशिता दुरत्यया
दुर्गं पथस्तत्कवयो वदन्ति ॥ १४ ॥
Katha Upanishad, 1.3.14Тор, уян!
Бу алкышларга ия булып, аларны аңла!
Кыргычның үткен ягы аркылыга катлаулы булган кебек,
Берәүнең Үзенең юлы катлаулы.
ө ң җ ә һ Пол Деуссен раславынча Катха Упанишаданың 1.3.10-нан 1.3.13-кә кадәр шигырьләре Paul Deussen states that verses 1.3.10 to 1.3.13 of Katha Upanishad is one of the earliest mentions of the elements of Йога теориясе элементларының иң иртә искә алынуларның берсе һәм Йоганың кешенең иң олугъ максатына юл буларак киңәше, бу максат рухи азатлык тормышы һәм ирекле булуга ирешү [31] Бу теория Катха Упанишаданың икенче бүлегендә шактый киңәйтелә, аеруча алтынчы Валлида.[31]
Дүртенче Валли эчке белем берлекнең, мәңге тынычлыкның һәм рухи Берлекнең, шул ук вакытта күплекнең, җимерелә торган "тирәли йөгерү"нең һәм сизү объектларының.[32][33] Катха Упанишада дүртенче Валлида унбиш шигырьдә, һәм шулай ук бишенче Валлида Атман нәрсә икәнен аңлата, ничек ул мәгълүм булырга мөмкин, Атман табигатен һәм нишләп аны белергә мөмкин булганын аңлата. Билгеләмә өчен, ул «позитив расламаларның» эпистемик комбинациясен җигә һәм шулай ук "бетереп күрсәтү"не җигә:
Монда нәрсә калган?
Чынлап та ул (Атман).
Katha Upanishad 2.IV.3 Wikisource
Атман Катха Упанишада раслаганча Үз-белемнең субъекты, ул рухи чынлыкны йөртүче, ул бөтен нәрсәгә үтеп керә, һәр бер мәхлукат эчендә, бөтен кешеләрне дә, бөтен мәхлукатларны да берләштерә, качырылганны, мәңгене, үлемсезне, саф балкыш. Ул бар һәм кеше уяу булганда бар, һәм ул кеше йокы халәтендә булганда да бар һәм актив. Атман өчен эмпирик чынлык булып «бал» тора,[33] биредә бал метафорасы башка Упанишадаларда булган «тормыш үзәнендә күп карма чәчәкләренең җимеше» доктринасын кабатлый, мәсьәлән, Брихадараньяка Упанишаданың икенче бүлектәге кебек. Атманны белер өчен, эчкә карарга кирәк; объектларны белү өчен, тышка карарга һәм өйрәнергә кирәк, шулай Катха Упанишадада раслана. Үзгәрә торган бөтен нәрсә Атман түгел, булган, хәзер бар һәм булачак нәрсә һәм беркайчан да үзгәрми торган Атман булып тора, шулай Катха Упанишаданың 2.4.8 шигырендә раслана.
Җан үткәннең раббы булып тора, хәзернең раббы булып тора һәм киләчәкнең раббы булып тора. Җан мәңге, беркайчан да тумаган, беркайчан да үлми, Галәм "уйлаучы җылылык"тан формалашанга кадәр булган нәрсә. Аның эчендә Кояш, Илаһлар, бөтен табигать, ул бөтен җирдә һәм бөтен нәрсәдә дә.[34] Берәүнең Җанының мәңге табигатен аңлау ул тынычлыкны, эчке гармонияне, түземлелекне нинди шартлар булуга да карамастан сизү, берәү очраткан каршылыклар, мактаулар яки рәнҗетүләр. Сиземләүләр артыннан йөгергән теләсә кем алар арасында адаша, бу тауларда яңгырларда су теләсә ничек аккан кебек, шулай дип Катха Упанишаданың 2.4.14 һәм 2.4.15 шигырьләрендә раслана; һәм аларның Җанын белгәннәр һәм аның Дхармасы буенча эшләүчеләр[35] чиста суга чиста агызылган кебек чиста булып калалар.
Минем һәм башкаларның асылы (Атман) арасында күпле һәм аерма юк, табигать һәм рух асылы арасында аерма юк, шулай дип Катха Упанишаданың 2.4.10 һәм 2.4.11 шигырьләрендә раслана.[32] Җан белән хәрәкәтләнгән шәхес башкаларның табигатьтән өстен шәхесен санга сукмый һәм аларның асыл идентиклыгын кабул итә. Паул Дэуссен фараз иткәнчә 2.4.6 һәм 2.4.7 шигырьләрдә нә-дуалистик (Адвайта) позициясе тәкъдим ителә, биредә «Пуруша» һәм «Пракрти» бары тик «Атман» гына. Бу позиция Һинд диненең фундаменталь концепцияләрнең берсе белән каршы килә.[36] Ади Шанкара бу интерпретация белән килешә. Рамануджа юк һәм шуның урынына теистик дуализм тәкъдим итә.[37]
Катха Упанишаданың бишенче Валлисы эсхатология трактаты. Анда кеше тәне унбер капкалы Пура (Санскрит телендә: पुर, шәһәрчек, кебек) раслама белән башлана[38] алар аны Галәм белән тоташтыралар. The individual, asserts Katha Upanishad, who understands and reveres this town of eternal, non-changing spirit, is never crooked-minded, is always free.[39][40] Җан аккошта, атмосферада, кешедә, Варасадта (киң пространстволарда), мәңге законда, һәм Галәмдә бөтен җирдә яши; ул судан туа, ул сыердан туа, ул Ртадан туа (уң, хакыйкать, әхлак, мәңге закон), ул таштан (таулар) бөек Рта буларак туа, бу шулай булырга тиеш. Бу Җанга барлык Илаһлар табына. Тән үлә, Җан үлми.[40]
2.5.6 һәм 2.5.7 шигырьләрдә, Катха Упанишадада җанга үлемнән соң нәрсә булачагы турында сөйләнелә, башта төп Һиндстан диннәрендә булган Карма теориясе концепциясе белән башлана
योनिमन्ये प्रपद्यन्ते शरीरत्वाय देहिनः
स्थाणुमन्येऽनुसंयन्ति यथाकर्म यथाश्रुतम् ॥ ७ ॥}} Katha Upanishad 2.V.7 WikisourceБу җаннарның кайберәүләре карынга туа, бу янә органик мәхлукатлар буларак тән алачак өчен,
башкалар «Стһану» итеп (хәрәкәт итми торган әйберләргә) җыела,
аларның "карма"сы буенча һәм аларның "шрутам"ы буенча (श्रुतम्, белем, өйрәнү). Katha Upanishad, 2.5.7
Җан һәрвакыт уяу һәм актив, берәү йоклаганда теләкле төшләр формалаштыра. Ул Брахман белән берәү. Ул бөтен җирдә, эчтә һәм тышта, ул мәңге. Бу универсаль, берлек темасы Катха Упанишадада өч чагыштыру белән аңлатыла, аларны Паул Деуссен бик яхшы дип атый.[40] Берәү булып Галәми пространствога үтеп кереп, бөтен нәрсәгә һәм бөтен формага шәхсән үрмәләгән кебек, мәхлукатларның "эчке Үз"е була һәм шулай да аның формасы юк. Кояш һәм аның табигате булып та, күз күргән пычраклар белән пычранмаган кебек, берәүнең «эчке Үзе» бар һәм аның табигате саф, һәм тышкы дөньяның бәлаләре һәм хурлыклары белщн пычранмый. Катха Упанишаданың беренче ике чагыштыруы күпкә борынгырак килеп чыгышлы һәм, мәсьәлән, Ригведаның 6 китабында, 47 бүлегендә бар.[39]
Катха Упанишадада расланганча, шул шәхес мәңге бәхетле, кем эчендә "Атман"ны аңлый, кем үзе Хуҗа булып тора, кем барлык мәхлукатларның һәм үз Җанының эчке Үзе «бер образлы күптөрлелек» булып тора һәм башкача түгел. Тормыш ул рух, рәхәт тулы. Мәгънә ул Атман, ел саен тынычлык тулы. «Чынлап та бу шулай», кайчандыр тирән сизелеп һәм кеше тарафыннан аңлашылып һәм чагылдырып булмаслык иң олы рәхәт булып тора. Моны аңлаган балкый, аның рәхәте бөтен нәрсәгә ямь бирә һәм (Anu) белән шундый бәйсез рәхәт һәм манифестацияләгән бөеклек белән балкый.[41]
Алтынчы Валли «Карма» һәм янә туу теориясе турында сөйләшү белән башлана, боларның бүлекләре Макс Мюллер раслаганча соңыннан кертелгән булган. Упанишаданың соңгы бүлегенең беренче биш шигыре Атманны белмәгәннәр һәм аңламаганнар булу дөньясына кайталар, ә белгәннәр азат, хөр булалар.[42][43] Кайберәүләре Брахманның асылы турында белмиләр һәм табигый рәвештә Ходайдан һәм аның манифестацияләреннән куркалар, мәсьәлән, табигатьтән (ут, яктылык, Кояш), шулай дип Катха Упанишаданың 2.6.2 һәм 2.6.3 шигырьләрендә раслана.[42] Брахманның асылын белгәннәр, белемгә уяу булалар, берәүдән дә курыкмыйлар, Брахман белән кебек мәңге булалар.[44]
Катха Упанишадада, 2.6.6 шигырьдән 2.6.13 шигырьгә кадәр Үз-белем юлы киңәш ителә һәм бу юл «Йога» дип атала.[45]
Санскрит телендә:
यदा पञ्चावतिष्ठन्ते ज्ञानानि मनसा सह ।
बुद्धिश्च न विचेष्टते तामाहुः परमां गतिम् ॥ १० ॥
तां योगमिति मन्यन्ते स्थिरामिन्द्रियधारणाम् ।
अप्रमत्तस्तदा भवति योगो हि प्रभवाप्ययौ ॥ ११ ॥}}
Katha Upanishad, 2.6.10-11
Бары тик Манас (акыл) фикерләр һәм биш сизү белән тыныч итеп торалар,
һәм Буддһи (акыл, уйларга сәләт) кыймылдамаганда, алар моны иң олы юл дип атыйлар.
Моны берәү Йога дип атыйлар, сизүләрнең тынычлыгы, акыл концентрациясе,
Бу акылсыз, фикер йөртүсез әкренлек түгел, Йога — ул барлыкка китерү һәм җимерү.
Катха Упанишада үзенең фәлсәфи тәкъдим итүләренә алтынчы Валлиның 14-15 шигырьләрендә нәтиҗә ясый. Упанишаданың соңгы секциясе буенча Паул Дэуссен раслаганча «киләсе яки теге дөньяга ирешү түгел, әмма ул хәзер инде монда һәм Үзен реализацияләгән, Үзне (Җанны) Брахман (Галәми Җан) буларак өчен монда инде». Бу тәгълимат шулай Һинд диненең башка борынгы язмаларында тәкъдим ителә, мәсьәлән, Бриһадараньяка Упанишаданың 4.4.6 бүлегендә.
Алтынчы Валлиның 15 шигырендә Упанишадада тәгълимат үзендә бар дип әйтелә. Шулай да, Валлида хәзерге эра кулъязмаларында өч өстәмә шигырь бар. Галимнәр фараз иткәнчә, бу калган шигырьләр 2.6.16 — 2.6.18 мөгаен кушымта буларак хәзерге өстәмәләр булып тора һәм интерполяцияләнгән булган, чөнки 15 шигырьдә Упанишаданың ахыры игълан ителә һәм чөнки бу өстәмә өч шигырь проза-сыман манерада, ә Катха Упанишаданың шигъри метрик камиллегендә түгел тезелгәнгә күрә.
Чарлз Джонстон Катха Упанишаданы иң олы рухи текст дип атаган, аларга метафоралар катламнары кертелгән. Джонстон өчен Катха Упанишаданың беренче Валлида өч төн һәм өч алкыш, мәсьәлән, текстның күп катламнары арасында, өчесе үткәнне, хәзерне һәм киләчәкне билгели.[46]
Ирланд шагыйре Уильям Батлер Йитс берничә эссены һәм темаларны Катха Упанишадага һәм Һиндстанның шуңа карый торган Упанишадаларына багышланган.[47] Джордж Уильям Рассел охшаш рәвештә Катха һәм башка Упанишадаларны бәяләгән.[48][49] Америка шагыйре Ральф Валдо Эмерсон Катха Упанишаданы югары бәяләгән, һәм аның темаларына параллельлек булган берничә шигырь һәм эссе язган.[50][51]
Катха Упанишадада булган төрле темалар күп фәнни эшләрнең темасы булган. Мәсьәлән, Элизабет Шлиц Катха Упанишадада «арба турында кыйсса» белән Платонның «Федрус» диалогын чагыштырган һәм «охшалыклар күп сораулар куя» һәм «һәрбер үзен арба буларак сурәтен тәэмин итә, алар һәрберсе катлаулы әхлак психологиясен тәкъдим итәләр һәм иң яхшы тормышның эффектив аклавына таба ишарә итәләр» дип комментарий өстгән".[52] Радхакришнан билгеләгәнчә Катха Упанишадада «яхшының начарга каршы» турында сөйләшүе безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллкка борынгы кешеләрнең әхлакый теорияләрнең һәм фәлсәфәи уйлауларның шәһадәте булган, Аурупаның Юнан (Грек) шәһәр дәүләтләрендә кебек.[53]
Упанишада Уильям Соммерсет Моэмның 1944 романы «Кыргычның Очы» романының атамасын һәм эпиграфын илһамландырган, соңыннан ике мәртәбә адаптацияләнгән булган, шул ук атама белән фильмнар итеп ясалган булган (1946 һәм 1984). Эпиграфта шулай дип языла, «Кыргычның үткен очын аркылы чыгарга авыр; шулай итеп Коткарылуга юл авыр дип әйтү акыллы сүз булып тора.» бу Катха-Упанишаданың 1.3.14 шигыреннән алынган. Моэм Һиндстанга 1938 елга зиярәт кылган һәм Тамилнадта Шри Рамана Ашрамында Рамана Махариши белән очрашкан.[54][55]
Режиссёр Ашиш Авикунтһак бу Упанишадага нигезләнгән фильм ясаган, ул «Катхо Упанишад» дип атала, ул Мумбаида Чаттерджи & Лал Галереясендә беренче мәртәбә күрсәтелгән булган.[56][57]
Роджер Желязны Катха Упанишадан цитатаны Яктылык Ходае романында ике персонаж арасында диалог буларак цитата итеп керткән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.