![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0e/Saint_Peter%2527s_Basilica_facade%252C_Rome%252C_Italy.jpg/640px-Saint_Peter%2527s_Basilica_facade%252C_Rome%252C_Italy.jpg&w=640&q=50)
Католицизм
From Wikipedia, the free encyclopedia
Католицизм, яки католиклык (лат. catholicismus, грек. καθολικός — «гомуми», «барысы өчен дә»; беренче тапкыр чиркәүгә кагылышлы рәвештә «ἡ Καθολικὴ Εκκλησία» термины 110 ел тирәсендә изге Игнатийның Смирна халкына хатында кулланыла һәм Никея Иман билгесендә теркәлә) — тарафдарлар саны буенча христианлыкның иң зур юнәлеше (2012 елда 1 миллиард 214 миллион тирәсе кеше[1]), ул безнең эраның I мең еллыгында Көнбатыш Рим империясе җирләрендә формалаша. Үзен бердәнбер, кафолик, нигезләүчесе һәм Гайсә Мәсих булган чиркәү дип хисаплый.
Католицизм | |
![]() | |
Кыскача исем | kath. |
---|---|
Христианский литургический обряд | католический литургический обряд[d] |
Әгъзалар саны | 1,345 миләрт |
![]() | |
![]() |
Һисториографиядә һәм дин белемендә көнчыгыш христиан чиркәве (православие) белән таркалу-аерылуны 1054 ел белән бәйлиләр. Ләкин Константинополь һәм Рим кафедраларының аралашуның тукталуы V-VI гасырлардан ук башлана, ләкин ул чорда таркалу булмый кала. Католик чиркәвенең күренеп торган башлыгы итеп Изге Тәхетне һәм Ватикан дәүләт-шәһәрен җитәкләүче Рим папасы санала.