Карапапахлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Үзбәкстанда яшәүче халык - каракалпаклар белән бутамаска
Кыска фактлар Үз аталышы, яшәү җире ...
Карапапахлар | |
Үз аталышы |
карапапаг, гарапапаг, тәрәкәмә, таракама |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Кардәш халыклары: | |
![]() |
Ябу
Карапапахлар (үзатамалары قـﺎ ﺭﺍ ﭘﺎ ﭘﺎ ﺥ, әзери. Qarapapaqlar, Tərəkəmələr; төр. Karapapaklar, карапапаглар, гарапапаглар, тәрәкәмә[1], таракама) — Иранның төньяк-көнбатышында (Көнбатыш Азәрбайҗан останының көньягы) һәм Төркиянең иң ерак төньяк-көнчыгышында, Азәрбайҗанда (Газакъ районы), Грузиядә, Әрмәнстанда, РФдә яшәүче төрки кабиләләр төркеме. Төркиядә 68 мең кеше[2], Иранда 30 мең кеше (XXI гасыр башы, бәяләмә), Грузиядә, Әрмәнстанда, Урта Азиядә 10 мең тирәсе карапапах яши. Азәрбайҗан теленең диалектында сөйләшәләр. Иран карапапахлары — мөселманнар-шигыйлар (күбесенчә, галәвитләр), Төркия карапапахлары — күбесенчә мөселманнар-сөнниләр.