From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан химия мәктәбе музее (рус. Музей Казанской химической школы) — Казанда 1840-1845 елларда нигез салынган, 1863 елда рәсмиләштерелгән музей. Дөньяда бердәнбер тулы бер фәнни мәктәпнең мемориаль химия музее булып тора.
Координатлары 55.790865, 49.121933.
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Казан химия мәктәбе музее | |
---|---|
Музей КФУ ишегалдындагы бинада урнашкан | |
Нигезләү датасы | 1863 |
Урын | Казан, Кирмән урамы, 18. |
Директор | Лиана Алтынова |
Сайт | muzej-kazanskoj-himicheskoj-shkoly |
Музейга 1840-1845 елларда химик һәм рәссам, Петербург ФА мөхбир-әгъзасы К. К. Клаус (1796—1864) нигез салган. 1863 елда Александр Бутлеров (1828—1886) музейга беренче караучы (җитәкче) итеп фармацевт А. И. Ломанны билгеләгән. Ул музей белән 20 ел җитәкчелек иткән. Музей университет ишегалдындагы университет белән бер ансамбль төзүче бинада урнашкан. Бинаны архитектор М. П. Коринфский 1837 елда төзеп бетергән. Беренче катында — химия, икенче катында — физика лабораторияләре урнашкан булган. 1844-1848 елларда химия һәм технология лабораториясендә лаборант булып Модест Киттары (1825—1880) хезмәт итә.
Күргәзмәләр Казан химия мәктәбенең XIX гасыр урталарыннан безнең көнгә кадәр үсеше тарихын яктырта. Музей составына иң беренче булган кыяфәтендә Бутлеровның кабинеты (шәхси китапханәсе белән бергә), аеруча кыйммәтле экспонатларны саклау бүлмәсе, химия лабораториясе, борынгы химия китаплары булган китапханә, Бутлеров аудиториясе керә.
Музейның экспонатлары булып К. К. Клаус, Николай Зинин (1812—1880), А. М. Бутлеров, В. В. Марковников (1837—1902), А. М. Зайцев (1841—1910) һ. б. атаклы Казан химиклары тапкан матдәләр, Казан химикларының бюстлары һәм портретлары, аларның гыйльми хезмәтләре, шәхси әйберләре, XIX гасырның оригиналь химия җиһазлары һәм савыт-сабасы, химия лабораториясенең 1857-1900 еллардагы документлары һ. б. тора.
Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-16 сәгатьләрдә ачык. Төркемнәргә керү түләүле. Телефоны: +7(960) 031-01-30.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.