From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан руханилар академиясе (рус. Казанская духовная академия) — Рус праваслау чиркәвенең югары дини уку йорты. 1842 елда ачыла. Дини уку йортлары һәм дөньяви мәктәпләр өчен дин гыйльме укытучылары һәм руханилар әзерли. Уку вакыты 4 ел. Руханилар семинариясен уңышлы тәмамлаучылар кабул ителә. Бүлекләр — илаһият, чиркәү тарихы, чиркәү гамәле, миссионерлык. Миссионерлык бүлеге раскольникларга, будда һәм ислам динендәгеләргә каршы эш алып бару бүлекчәләренә бүленә. Соңгысында гарәп, татар телләре, ислам дине гыйльме, татар, башкорт, чуаш һәм мордва халыклары тарихы һәм этнографиясе өйрәнелә. 1921 елда ябыла.
Казан руханилар академиясе | |
Нигезләнү датасы | 1797 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урын | Казан |
Гамәлдән чыгу датасы | 1921 |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Казан руханилар академиясе укытучылары |
Казан руханилар академиясе Викиҗыентыкта |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.