![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/7/7d/%25D0%259A%25D0%25A4%25D0%25A3_%25D0%25B0%25D0%25BA%25D1%2582%25D0%25BB%25D0%25B0%25D1%2580_%25D0%25B7%25D0%25B0%25D0%25BB%25D1%258B.jpg/640px-%25D0%259A%25D0%25A4%25D0%25A3_%25D0%25B0%25D0%25BA%25D1%2582%25D0%25BB%25D0%25B0%25D1%2580_%25D0%25B7%25D0%25B0%25D0%25BB%25D1%258B.jpg&w=640&q=50)
Казан дәүләт университетының актлар залы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан дәүләт университетының актлар залы, КФУ император залы (2017 елдан, рус. Императорский зал КФУ, Актовый зал Казанского государственного университета) – Казан (Идел буе) федераль университетының төп укыту корпусында урнашкан аерым статуска ия (мемориаль) тантаналар залы. 1825 елда ачылган. 1887 елда залда халык мәгарифе өлкәсендә патша хөкүмәте сәясәтенә каршы (юридик факультетның I курс студенты В. И. Ульянов катнашында) студентлар сходкасы була.
Адресы: Казан, Кирмән урамы, 18.