Каатинга
From Wikipedia, the free encyclopedia
Каати́нга (порт. Caatinga — «аксыл урман») — Бразилиянең төньяк-көнчыгыш штатларындагы корыга чыдам, яфрак коючы тәбәнәк агачлардан, куаклардан хасил булган, сирәк агачлы тропик урман. Әлеге районнарда суккулентлар, кактус, сөтлегән кебек чәнечкеле үсемлекләр, шулай ук шешәсыман агачлар очрый.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2a/Caatinga-400x300.jpg/320px-Caatinga-400x300.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/7a/Caatinga_IBAMA.jpg/640px-Caatinga_IBAMA.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/4b/Caatinga.jpg/640px-Caatinga.jpg)
Каатинга мәйданы ил территориясенең ~11 % алып тора[1], анда 15 млн кеше яши. Төбәктә терлекчелек (мөгезле эре терлек), үсемлекчелек (виноград, кавын, папайя) үсеш алган, әмма төбәк даими рәвештә көчле корылыктан җәфа чигә. Каатинга биләгән территорияләр илнең икътисади яктан иң артта калучы төбәкләренә керә[2].