Йөзем (үсемлек)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Йөзе́м (лат. Vitis) – йөземлеләр гаиләлегеннән күпьеллык агачсыман лианалар ыругы. 60-70 төре билгеле. Культуралы йөзем (V. vinifera) үстерелә. Озын (3-5 м), нәзек, берьеллык үрентеләре һәм көчле тамыр системасы белән туфракка 7 м тирәнлеккә кадәр китүче лиана. Чәчәкләре ике җенесле яисә ана җенесле себеркәчле чәчәк оешмасына җыелган, читтән (бөҗәкләр яисә җил белән) һәм үзеннән серкәләнә. Җимеше - төрле формада һәм төстә (гәрәбәдәй сарыдан яшел, алсу, куе шәмәхә һәм хәтта кара төскә кадәр). Җимешләре тәлгәш һәм чук булып җыелган. Составында 10 нан 30% ка кадәр глюкозадан торуы белән кыйммәтле санала. Җылылык һәм яктылык яратучы үсемлек. ТРда җиңел уңдырышлы туфраклы, җылына торган тау битләрендә яхшы үсә. ТРда иртә өлгерә торган сортлары гына үстерелә.
Йөзем | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Vitis L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Vitoideae[d] |
Таксономик төр | V. vinifera[d] |
Җимеш төре | җиләк[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона, 1906—1913[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 48(2)[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Американская энциклопедия, 1920[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] |
Башлану вакыты | 60000 тысячелетие до н. э. |
Нәрсәнең чыганагы | йөзем[d] |