From Wikipedia, the free encyclopedia
Иске Бикчәнтәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Иске Бикчәнтәй | |
Дәүләт |
Россия империясе РСФСР[d] Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Әтәс авыл җирлеге[1] |
Халык саны |
129 (1795)[2], 74 (1795)[2], 79 (1816)[2], 47 (1816)[3], 1 (1816)[2], 235 (1834)[2], 90 (1834)[2], 313 (1848)[4], 177 (1848)[4], 600 (1859)[4], 129 (1859)[4], 705 (1870)[5], 365 (1902)[4], 739 (1905)[4], 2028 (1912)[4] |
Почта индексы | 423737 |
Почта индексы — 423737.
Бүләр ыруы башкортлары нигез салган Иске Бикчәнтәй авылы 1736 елдан билгеле, шулай ук анда байлар ыруы вәкилләре дә яши[6]. Авыл Бүләр улусының Бүләр түбәсенә, соңрак бу улус Ырынбур губернасы Минзәлә өязенә карый. 1865 елда Минзәлә өязе Уфа губернасына керә. 1866 елда нәсел улустары бетерелгәч, авыл Байсар улусы составына керә.
Авыл кешеләре 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.
1870 елда авылда мәчет (1802 елдан билгеле), мәктәп (1837 елда ачыла), 2 җил тегермәне теркәлгән[6].
1920 елда авыл яңа оештырылган Татар АССР-ның Минзәлә кантоны составына керә. 1930 елдан Актаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елдан — Актаныш районы, 1963 елдан — Минзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составында була.
Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[7][8][9][10][11][12][13]. 1795 елда 15 йортта — 129 башкорт, 19 йортта — 70, 1 йортта 4 типтәр исәпкә алына. 1816 елда башкортлар — 79, типтәрләр — 47, мишәрләр — 1. 1834 елда — 235 башкорт, 90 типтәр. 1848 елда 48 йортта — 313 башкорт, 32 йортта 177 типтәр була. 1859 елда — 129 хәрби дәрәҗәдәге кердәш, башка хезмәтләр буенча 600 башкорт исәпкә кертелә. 1870 елда 131 йортта 705 башкорт була. 1902 елда 142 йортта 365 кеше яши. 1905 елда 143 йортта 739 кеше. 1912 елда барлык халык ялгыш типтәрләргә (168 йортта 2 028 кеше) кертелә[6].
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[14]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[15]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.