Илиада
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Илиа́да» (бор. грек. Ἰλιάς) — Борынгы Греция әдәбияты истәлекләренең иң борынгысы, Һомерга нисбәтләнә торган эпик поэма. Троя сугышы вакыйгаларын тасвирлый.
Илиада | |
Ιλιάδα | |
Автор: | |
---|---|
Жанр: | |
Оригинал теле: | |
Оригинал чыгу датасы: |
б.э. кадәр 9-8 гасырлар |
Цикл: |
Эпический цикл[d] |
Алдагы: |
Киприи[d] |
Киләсе: |
Грекларның иң атаклы легендалары “Илиада” – “Одиссея“ поэмаларында бәян ителгән. Боларның авторы, борынгы әкиятләргә караганда, бер сукыр җырчы, Кече Азия кешесе Һомер булган.
Грекларның җиде шәһәре Һомерның туган шәһәре булып исәпләнү хөрмәте өчен үзара бәхәс алып барганнар, ләкин аларның берсе дә Һомерның анда торуын исбат итә алмаган. „Илиада“ Троя сугышының соңгы, унынчы, елы вакыйгаларын тасвир итә. Бу елга кадәре булган вакыйгалар турында грекларның башка мифларында сөйләнелә.
Троя – кешелек тарихында үз эзен калдырган кала-дәүләт. Аның турында борынгы греклар һәм римлеләр язмаларында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Хәзерге вакытта Трояның хәрабәләре генә калган. Ул Кече Азиянең төньяк-көнбатышында, Эгей диңгезе буенда, Дарданелл бугазыннан көньяктарак җирдә урнашкан булган. Һомер аны тасвирлаганда «изге», «бөек», «бай», «якты», «бәхетле», «иркен» һәм башка эпитетлар куллана. Бу шәһәрне төзүдә Посейдон һәм Апон кебек аллалар үзләре катнашкан, имеш. Яңа эрага кадәр 1260 еллар тирәсендә ул дошманнар камавында калып, һәлакәткә дучар ителгән.