Изү
From Wikipedia, the free encyclopedia
Изү – татар хатын-кызларының бизәнү әйберләренең берсе. Ул тукыма нигездә эшләнә, күкрәк турысына күлмәк өстеннән киелә. Изүне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тоташ һәм челтәр тәңкәләр, йомры сәдәфләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Изүнең бизәлешенә карап, аны кигән хатын-кызның хыял байлыгы, зәвыгы турында фикер йөртергә мөмкин булган.
Изүне, түш уемын каплап, күлмәк өстеннән кигәннәр. Уем каплангач, изү төрле авыруларны һәм явыз рухларны тәнгә кертми дип инанганнар. Изү шактый затлы бизәнү әйбере, һәм аны күлмәк өстеннән киеп, кунакка, төрле бәйрәмнәргә йөргәннәр.
Изү күп очракта тукымага парча яки укалы тасмалар куеп тегелгән. Чит-читләре төсле, ешрак – кызыл балитәкләр белән читләнгән. Парча изүләрне тәңкә такмыйча шул килеш тә кигәннәр. Укалы изүләр исә төрле ювелир әйберләр белән бизәлгән. Өске өлешендәге бәйләвечләр белән изүне муенга бәйләгәннәр, түбәнге өлеше күлмәккә ныгытып куелган.
Ачык уемлы камзул астыннан күренеп торган бәйрәмчә затлы изүләр төрледән-төрле төсләре, формасы, бизәлеше белән күзләрнең явын алган. Изү бизәлешендә дә , хәситәдәге кебек үк, яссы яисә төрле тәңкәләрдән файдаланганнар.
Тәңкәләргә үсемлек-чәчәк бизәкләре дә, сырлы-сырлы гарәп язулары да төшерелгән. Кайчагында изүгә, кечкенә коръән савытлары, шулай ук тамчысыман яисә йомры сәрке сәдәфләр, көмеш кыңгыраучыклар, сәркедән коелган күбәләкләр, бал кортлары тегелгән.
Татар авыллары янәшәсендә яшәгән башкорт, удмурт, керәшен хатын-кызлары исә изүләре тоташтырып тегелгән күлмәкләр киеп йөргәннәр. Керәшен, мишәр, чуваш, мордва һәм башкорт халыкларында “тамакса” дигән әйбер киң таралган. Анысы тукымадан ярымай рәвешендә кисеп тегелгән һәм сәйлән, төсле пыяла, мәрҗән, акча-тәңкәләр тезеп бизәлгән.