Иж-Бубый мәдрәсәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Иж-Бубый мәдрәсәсе, «Буби» мәдрәсәсе — Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волоосте Иж-Бубый авылында 1781 елда ачылган мәдрәсә. Идел буе һәм Урал алды халыкларының мәгърифәтендә зур урын биләгән уку йорты. 1895 елдан мәдрәсәне Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкли һәм мөгаллимлек итә. 1908 елда мәдрәсә каршында хатын-кызлар класслары ачыла. Анда Мөхлисә Буби укыта. 1911 елда мөгаллимнәр һәм шәкертләр «панисламизмны пропагандалауда» гаепләнә, мәдрәсә ябыла [1].
Кыска фактлар Эшләү еллары, Адрес ...
Эшләү еллары | 1781 ел–1911 ел |
---|---|
Адрес | Русия империясе Русия империясе Вятка губернасы, Сарапул өязе, Әгерҗе волоосте, Иж-Бубый |
Сайт | Бубыйлар мирасы |
Ябу