![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d9/E%25C3%25A7a_de_Queir%25C3%25B3s_c._1882.jpg/640px-E%25C3%25A7a_de_Queir%25C3%25B3s_c._1882.jpg&w=640&q=50)
Жозе Мария Эса ди Кейрош
From Wikipedia, the free encyclopedia
Жозе Мария Эса ди Кейрош (порт. José Maria de Eça de Queirós, 25 ноябрь 1845(1845-11-25)[1][2][3][…], Повуа-ди-Варзин[4] — 16 август 1900(1900-08-16)[5][1][2][…] (54 яшь), Париж[4]) — дипломат, португал телендә иҗат иткән язучы.
Жозе Мария Эса ди Кейрош | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | порт. José Maria de Eça de Queiroz |
Туган | 25 ноябрь 1845(1845-11-25)[1][2][3][…] Повуа-ди-Варзин[4] |
Үлгән | 16 август 1900(1900-08-16)[5][1][2][…] (54 яшь) Париж[4] |
Үлем сәбәбе | туберкулез |
Ватандашлыгы | Португалия кыйраллыгы[d] |
Әлма-матер | Коимбра университетының хокук факультеты[d] |
Һөнәре | журналист, дипломат, язучы, новеллачы |
Балалар | António Eça de Queiroz[d] |
![]() | |
Коимбра университетын тәмамлагачтын (1866) адвокат, гәҗит хезмәткәре булып эшләгән. 1870-1872 елларда Лейрия муниципалитетсе идарәчесе. 1872 елдан дипломатик эштә: Португалиянең Һавана (1872-1874), Ньюкасл-апон-Тайн (1874-1878), Бристол (1878-1888), Париж (1888-1900) шәһәрләрндәге консулы.
Язучы буларак башта романтизм, аннары реализм жанрларында иҗат итә, әсәрләрен университетта укыганда ук иҗат итә башлый. Португалиянең XIX гасырның 2 яртысындагы тормышын тасвирлаган «Атакай Амаруның җинаяте» (1875, 2002 елда экранлаштырыла), «Базилиу тудыка» (1878), «Ядкәр» (1887), «Рамиресларның затлы нәселе» (1900) романнарында җәмгыять һәм руханилар тәнкыйтьләнә; «Фрадике Мендеш хатлары» (1901) романы автобиографик характерда. XX гасырда Португалия һәм Бразилиядә роман жанры үсешенә шактый тәэсир иткән.