From Wikipedia, the free encyclopedia
Жан-Батист Жозеф Фурье (фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier) — француз математигы һәм физигы.
Жозеф Фурье | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier |
Туган | 21 март 1768[1][2][3][…] Осер, Бургундия[d], Франция патшалыгы[4] |
Үлгән | 16 май 1830[1][2][3][…] (62 яшь) Париж, Бурбон реставрациясе[d][1] |
Күмү урыны | Пер-Лашез[d][5] һәм Grave of Fourier[d] |
Ватандашлыгы | Франция |
Әлма-матер | Нормаль мәктәп[d][6] һәм Югары нормаль мәктәп[d][7] |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Югары нормаль мәктәп[d], Политехника мәктәбе[6] һәм Гренобль университеты[d] |
Жан-Батист Жозеф Фурье тегүче гаиләсендә 15 баланың 12нчесе булып (әтисенең икенче никахында 9 нчы бала) дөньга килә. Аның әтисе чыгышы буенча Лотарингиядәге кечкенә шәһәрчектә кибетче гаиләсеннән. XVI—XVI гасырларда Жан-Батист Жозеф Фурьенең икетуган бабасы Пьер Фурье контрреформациядә танылган фигураларның берсе була. Аның әнисе Эдме 1777 елда вафат була. Ул вакытта Фурьега 9 яшь булган. Шул ук елны әтисе дә вафат була.[8]
Чиркәү музыканты җитәкчелек иткән үзенең мәктәбендә Фурье француз һәм латин телләрен өйрәнү буенча үзенең уңышларын күрсәтә. 12 яшендә Осер епискобы ярдәме белән Фурьены бенедиктиннар монастыре каршындагы хәрби мәктәпкә урнаштыралар. 13 яшьтә Фурье математика белән кызыксына, ә 14 яшендә инде ул Безуның 6 томлык «Математика курсын» үзләштерә. Шул вакытта ул төннәрен математика белән шөгыльләнергә мөмкинлек булсын өчен, мәктәп бинасында янып бетмәгән шәм калдыкларын җыя. 1782—1783 елларда Фурье җыр, математика, риторика һәм механикадан күп санлы призлар яулый. Артык күп көч куюның нәтиҗәсе озакка сузылган каты авыру була.[9]
17 яшендә ул хәрби карьера белән саташа башлый һәм артиллерист яки хәрби инженер булырга тели. Мәктәп укытучыларының һәм инспекторларның ярдәм итүенә карамастан, Фурьенең теләген кире кагалар, чөнки ул чыгышы буенча туры килми. 1787 елда Фурье Луарадагы Изге Бенедикт Аббатлыгына керә, монда ул үзенә сан алырга җыена. 1787 елда ул үзенең алгебра буенча мәкаләсен Жан Этьен Монтюклга җибәрә, ләкин җавап ала алмый. Фурье аббатлыкны ташлый һәм 1789 елда башкалага китә. Парижда Корольләр фәннәр академиясеннә Фурье төрле дәрәжәдәге тигезләмәләрне саннар белән чишү турындагы эшне тапшыра.
1798 елда Наполеон Мисырга үзенең походын башлый, походка Наполеон Фурьены, Монжны, Малусны да чакыра. Мисырны оккупацияләгән вакытта Фурье француз администрациясендә эшли. Археологик казу эшләре белән, шулай ук мәгәриф системасын формалаштыру белән җитәкчелек итә. Ул Каһирә институтын салуда катнаша һәм математика берлегенең 12 әгъзасының берсе була. Наполеонның үзе, Монж, Малус белән бергәләшеп эшли. Алай гына да түгел,Фурье институтның секретары булып сайлана. Мисырда эшләү һәм яшәү вакытында ул һәрвакыт үзенең постында кала.[10]
Фурье 1801 елда Франциягә әйләнеп кайта һәм Политехника мәктәбенә профессор дәрәҗәсендә урнаша. Наполеон аңа Изер департаменты префекты постын тәкъдим итә ,ә Фурье тәкъдимне кире кага алмый һәм Гренобльгә юнәлә. Фурьеның төп казанышы булып Бургуэнда сазлыкларны киптеру эше белән җитәкчелек итү була, шулай ук Гренобль белән Туринны тоташтыручы яңа юл төзү эшен дә җитәкли. Шул ук вакытта Фурье «Мисар тавсирлмасы» дигән җыентык өстендә дә эшли. Материаллар җыю белән беррәттән ул Борынгы Мисыр турында тарихи белешмә дә яза. Наполеон аңа берничә төрле үзгәртүләр керткәннән соң,җыентык 1810 елда басыла башлый.
Фурьеның бу эшчәнлеге Наполеон тарафыннан югары бәяләнә: Фурье Шәрәфле легион ордены белән бүләкләнә, ә 1809 елда барон титулы ала.
1814 елда Наполеон җиңелә һәм Эльба утравына сөргенгә җибәрелә.Наполеонның юлы Гренобль аша узарга тиеш була ,ә Фурье шәһәрдә куркыныч янавы турында аңа язу җибәрә. Наполеон Эльбаны ташлап үзенең армиясе белән Гренобль аша узарга тиеш була,ә Фурье ашыгыч рәвештә шәһәрне ташлап китә. Бу Наполеонның ризасызлыгын кузгата. Соңырак Фурье Наполеонның үзенә карата карашын уңай якка үзгәртә ала. Император Фурьены Рона префекты итеп билгели. Ләкин тиздән Фурье үзенең постыннан киә.1810 елның 15 июнендә Наполеон Фурьега 6 мең франк күләмендә пенсия билгели, ләкин Фурье пенсияне бер мәртәбә дә ала алмый, чөнки Наполеон императорлыктан төшерелә. Шуннан соң Фурье Парижга әйләнеп кайта, күпмедер вакыт Статистика бюросында директор булып эшли, ә 1817 елда Академия әгъзасы була.
Нормаль мәктәптә укыганда ук тәҗрибәле укытучы буларак, Фурье үзенең педагогларына, аларның лекцияләр алып бару алымнарына бәя бирә. Ул Лапласның лекцияләрен төгәл дип атады. Аның сүзләренә караганда, тәңкә лекцияләре тавышлы төгәл һәм аңлаешлы булган. Ул химия буенча Бертолле лекцияләре фәнне белгән кеше генә аңлый алыр иде, дип саный.
Политехник мәктәптә укучыларны сайлап алу белән шөгыльләнгәндә Фурье тырышлыгыгыздан да күбрәк талантның мөһимлегенә ышана. Фурье шәкертләренең берсе аны Мисыр походында мәктәптә алмаштырган Пуассон була, аннары Фурье тәкъдим иткән җылылыкның аналитик теориясе мәсьәләләре буенча аның оппоненты була
Башта Фурье гаярь якобин позицияләрендә була, әмма вакытлар узу белән уртача либерал була.
1935 елда Халыкара астрономия союзы ай кратерының күренә торган ягына Фурье исеме бирә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.