Жогорку Кеңеш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Жогорку Кеңеш, Кыргызстанның Жогорку Кеңеше (кырг. Кыргыз Республикасынын Жогорку Кеңеши, тат. Кыргызстанның Югары Шурасы (советы, киңәше) — Кыргызстанның 120 депутаттан торган бер палаталы парламенты, дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органы.
Кыска фактлар Тип, Җитәкчелек ...
Ябу
Жогорку Кеңеш пропорциональ система буенча 5 елга сайлана. Сайлау нәтиҗәләре буенча бер сәяси партиягә парламентта 65 мандат кына бирелергә мөмкин.
Кыргызстан Республикасының гамәлдәге Конституциясендә ил идарәсенең формасы күрсәтелмәгән. Ил Конституциясе нигезендә, Кыргызстан Республикасы суверен, демократик, хокукый, дөньяви, унитар, социаль дәүләт булып тора. Рәсми чыганакларда идарәнең парламент формасы турында хәбәр ителә, де-факто илдә парламент-президент идарәсе гамәлдә.