From Wikipedia, the free encyclopedia
Кульчицкая Елена Львовна (1877-1967) — украин-совет рәссамы, график.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
Аустрия-Маҗарстан Польша СССР |
Туу датасы | 15 сентябрь 1877 |
Туу урыны | Бережаны, Галиция һәм Лодомерия кыйраллыгы[d], Аустрия-Маҗарстан[1] |
Үлем датасы | 8 март 1967[1] (89 яшь) |
Үлем урыны | Львов, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[1] |
Җирләнгән урыны | Лычакив зираты[d][2] |
Кардәш | Olha-Melaniia Kulchytska[d] |
Һөнәр төре | рәссам, сынлы сәнгать эшлеклесе, художник-график, педагог по рисованию |
Эшчәнлек өлкәсе | тасвирый сәнгать[d][3], живопись[d][3], графика[d][3] һәм книжная графика[d][3] |
Башкарган вазыйфа | депутат Верховного Совета УССР[d] |
Әлма-матер | Венская академия изобразительных искусств[d] |
Шәкертләр | Q115734967?, Q116672324? һәм Q126920378? |
Жанр | графика[d] |
Бүләкләр | |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d] |
Елена Кульчицкая Викиҗыентыкта |
Елена Кульчицкая1877 елның 15 сентябрендә Бережаны шәһәрендә (хәзерге Тернополь өлкәсе,Украина), юрист гаиләсендә туган. Аның художество сәләте үсешенә үзе рәсем сәнгате белән кызыксынган әтисе, матур туган табигате, архитектура комарткылары, халык поэтикасы зур йогынтысы ясый. Беренче укытучысы — урта мәктәп инспекторы Стефанович була. Вакыт үтү белән Елена реализмы юнәлешендәге рәссамнарның Львов студиясенә керә. 1907 елда ул Венада Сәнгать академиясен тәмамлый.
1909 елда Елена Кульчицкая Львовта тәүге тапкыр эшләрен куя һәм зур уңыш казана. Ун халык тормышының үзенчәлекле елъязмасын сынландыра. Аның «Урак», «Шәм тоткан балалар», «Не прощу» портреты, күп санлы пейзажлары, натюрмортлары шундыйлардан була. 1912 елда ул беренче тапкыр Киев украин сәнгатьле художество катнаша.
«Лампа янында», «Кое янында» офортлары, «Довбуш», «Кыш» ксилографияләре, «Кенәзлек вакыты тарихы» циклы, күп санлы линогравюралар, алар арасыннан «Украин язучылары» циклы Львов украин сәнгатен Аурупа сынлы сәнгатенә сизелерлек якынайта.
Иван Федоров исемендәге Украина полиграфия институтында графикадан укыта, 1948 елда уку йортының профессоры булып китә.
Рәссам келәм сугу һөнәренә күп көчен бирә. Аның эмалдән, бронзадан, майоликадан әсәрләр эшли. Ү
Елена Кульчицкая үзенең эшләрендәГуцульщинаның үзенчәлекле табигатен һәм архитектурасын, Украинаның үткәнен һәм хәзергесен гәүдәләндәрә.
Елена Кульчицкая 1967 елның 8 мартында вафат була. Львовта Шлычков зиратында җирләнгән. 1971 елда фатирында, иске Львов милли музеена васыять иткән 6 меңгә якын әсәр нигезендә, аның исемендәге мемориаль музей ачыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.