From Wikipedia, the free encyclopedia
Дүдә́к (Otis tarda) - дүдәксыманнар семьялыгындагы кош. Азия, Европа, Төньяк Африка далаларында яши. ТР территориясендә 1930 елларга кадәр Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә оялый, соңгы унъеллыкта ара-тирә көньяк районнарга да очып килә.
Гәүдәсенең озынлыгы 50-120 см, авырлыгы 12-16 кг га кадәр. Төсе чуар, ата дүдәк анасыннан җирән бүксә һәм авыз кырыендагы тар каурыйлардан торган ак «мыеклар» белән аерыла. Аяклары озын, өч бармаклы, арткы бармагы юк. Оясын җирдә ясый. Ачык булмаган көрән тимгелле зәйтүнсыман яшел 2-3 йомырка сала. Нигездә, үсемлекләр, шулай ук бөҗәкләр һәм моллюсклар белән туклана.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.