![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/88/Altai_yurta.png/640px-Altai_yurta.png&w=640&q=50)
Дуһалар
Монголиянең төрки телле халкы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Дуһалар, цаатаннар (монг. цаатан, үзатамалары дуһа) — Монголиядә яшәүче азсанлы төрки телле халык [2]. «Цаатан» этнонимы шулай ук монгол телле урянхайларда һәм калмык-тургут ыруларында очрый[3][4]. Дуһа кабиләсе шулай ук Монголиядәге дүрт төрки кабиләнең берсе.
Дуһалар | |
Үз аталышы |
духа, туъhа, урянхай уйгырлары |
---|---|
гомуми сан | |
яшәү җире |
Монголия |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: | |
![]() |
2000 ел җанисәп нәтиҗәләре буенча дуһалар саны якынча 303 кеше тәшкил иткән, 2010 ел җанисәп буенча 282 кешегә калган. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча 208 кеше. Дингә ышанучы дуһалар ― шаманизм тарафдарлары (57 %) һәм буддачылар (10 %), дингә ышанмаучылар ― 33 % [5].
Монголиянең төньяк-көнбатышында Дархад казанлыгында(рус.)татар., Хөвсгөл аймагында(рус.)татар. яшиләр. Альтернатив атамалары — тувиннар (Lattimore 1965: 455). Күбесенчә боланчылык белән шөгыльләнәләр. Ел әйләнәсе традицион яшәү тораклары булган урц (чумда) яшиләр. Хәзерге вакытта туристларга курчак сувенирлар сатып һәм аларны кулга ияләштерелгән боланнарда йөртеп тә акча эшлиләр.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/88/Altai_yurta.png/640px-Altai_yurta.png)