тел белгече, фән докторы, академик From Wikipedia, the free encyclopedia
Диләрә Тумашева, Диләрә Гариф кызы Тумашева (1926 елның 19 июле, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Төмән ― 2006 елның 22 июне, РФ, ТР, Казан) ― тел белгече, филология фәннәре докторы (1969), профессор (1970). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995).
1926 елның 19 июлендә Төмәндә туган. 2006 елның 22 июнендә вафат. Әтисе Гариф ― һөнәр мәктәбе (рус. ремесленное училище) директоры.
Төмән шәһәренең 21нче санлы мәктәбен, Мәскәү дәүләт университетының төрки бүлеген (1949), шунда ук аспирантураны тәмамлаган. Француз, төрек, алман телләрен камил белә.
Кандидатлык (1952), докторлык (1969) диссертацияләре яклаган. Профессор (1970).
1952 елдан Казан дәүләт университетында: укытучы (1952―1958), доцент (1958―1965), татар теле кафедрасы мөдире (1965―1989), көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире.
1971―1980 елларда ― КДУ тарих-филология факультеты деканы.
1971―1980 елларда тарих һәм филология фәннәреннән фәнни дәрәҗә бирү Советы җитәкчесе. Россия Федерациясе Президенты каршындагы рус телен яклау советы әгъзасы.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы (1992; сайланган беренче хатын-кыз академик).
20 ел дәвамында кыр экспедицияләрендә Себердәге татар теле диалектларын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза:
Башкортстан, Якутия, Төмән, Сегед һәм Будапешт (Маҗарстан) университетларында, Тобол пединститутында, Финляндиянең Габдулла Тукай җәмгыятендә лекцияләр укый. Казан, Томск, Төмән, Алабуга, Яр Чаллы, Абакан һ. б. югары уку йортлары өчен 7 фәннәр докторы, 21 кандидат әзерли.
Ире Равил Тумашев (1923―2016), театр режиссеры; кызы Ләйсән (Абдулхакова, 25.09.1954―31.07.2023)[1], филология фәннәре докторы, профессор; улы Айдар Равил улы Тумашев (25.11.1958―18.07.2021)[2], икътисад фәннәре кандидаты (1988), КНИТУ-КАИның икътисади теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты (2016 елдан). Кияүләре (кызлары Ләйсәннең ире) Рөстәм Аббас улы Абдулхаков, медицина фәннәре докторы, гастроэнтеролог; аларның уллары Сәйяр Рөстәм улы (09.01.1979)[3], табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты (2004), КФУ доценты, Сәйярның кызы Аделина; уллары Аяз Рөстәм улы, юрист.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.