From Wikipedia, the free encyclopedia
Демна Гвасалия (гөрҗ. დემნა გვასალია; 1981 елның 25 марты, Сухум, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан дизайнеры, Vetements брендын уйлап табучы, 2015 елдан башлап Balenciaga мода йортының креатив директоры[1].
Демна Гвасалия 1981 елның 25 мартында Гөрҗи ССРның Сухум шәһәрендә туа. Гвасалияның әтисе — гөрҗи, әнисе — рус[2]. 1997 елдан Тбилиси дәүләт университетында халыкара икътисадны өйрәнә. 2001 елда университетны тәмамлый һәм гаиләсе белән Дүсселдорфка күчә[3]. Соңрак Антверпенга күчеп килә, анда Патша сәнгать академиясенә укырга керә һәм аны 2006 елда кием дизайны өлкәсендә магистр дәрәҗәсе белән тәмамлый[2].
Maison Margiela һәм Louis Vuitton әйдәп баручы дизайнеры булган. 2014 елда Vetements Париж брендын барлыкка китерә[4][5]. Vetements брендының исеме француз теленнән тәрҗемә иткәндә «кием» (фр. vêtements) дигәнне аңлата.
Хәзерге вакытта Balenciaga брендының креатив директоры булып тора[6][7]. 2014 елдан Vetement компаниясенең баш дизайнеры була, әмма 2019 елның көзендә үзенең китүе турында хәбәр итә[8].
2018 елда The Fashion Awards премиясе иясе була[9].
2021 елда экранга «Төньяк җил» фильмы чыга, анда дизайнер Рената Литвинованың героинясы өчен костюм буенча рәссам сыйфатында чыгыш ясый[10]. 2021 елның августында Гвасалия Канье Уэст белән хезмәттәшлек итә. «Мерседес-Бенц Стэдиум»да узган Канье Уэстның «Donda» альбомын тәкъдир итүнең креатив директоры була[11][12].
2017 елдан башлап электрон музыкант Лоик Гомес (BFRND тәхәллүсе астында билгеле) белән никахта тора[13] .
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.