Дартс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дартс (ингл. darts - дротиклар, яки кыска саплы сөңгеләр, уклар) — стенага эленгән махсус түгәрәк мишеньгә дротиклар ату хас булган уен, дөресрәге уеннар төркеме. Элегрәк мишеньнәр һәм дротиклар төрле булса, хәзерге заманда дартс уены стандартлаштырылган, кагыйдәләре һәм мишене билгеләнгән. Дартс буенча төрле халыкара ярышлар уздырыла, аны үстерүдә төрле оешмалар, федерацияләр эшли, шулай итеп уен бары тик күңел ачу чарасыннан тулы хокуклы спорт төренә әверелә.
Дартс — бик популяр уен төре. Аны бигрәк тә Бөек Британиядә, Нидерландларда, Скандинавия илләрендә һәм Америка Кушма Штатларында яратып уйныйлар. Дартс — Бөек Британия халкының милли уены. Уенның популяр булуының сәбәбләрен аңларга җиңел. Дартс бик мавыктыргыч. Уенның кагыйдәләре ансат, аны төрле яшьтәге, төрле физик хәләттәге кешеләр уйный ала. Уен махсус кием һәм урын таләп итми. Уенның инвентаре, гадәттә, чыдам, озакка җитә һәм әллә ни кыйбат түгел. Ниһаять, дартс — менә дигән буш вакытны уздыру һәм кәеф күтәрү чарасы. Англиядә дартсны «дуслар уены, дуслар арасындагы уен, дуслар табырга булышучы уен» дип атыйлар.