Давыл
From Wikipedia, the free encyclopedia
Давыл – җимергеч көчле җил. Ул яңгыр алдыннан яки яуганда була.
Давыл вакытында җилнең тизлеге 20 м/с тан артып китә ала. Диңгез өстендә мондый давылны шторм дип атыйлар. Җил тизлеге 30 м/с тан артын китсә, ул гарасатка әйләнә. Җилнең кыска вакыт аралыгында көчәеп алуын шквал дип йөртәләр.
Тайфун – көньяк диңгезләр өстендә, экваторга якын урыннарда була төрган көчле давыл, гарасат. Тайфун вакытында көчле җил йөзәр килөметрга җиткән түгәрәк буйлап бөтерелә. Шуның нәтиҗәсендә диңгездә зур дулкыннар күтәрелә. Алар көры җиргә ыргыла һәм үз юлында өчраган бар нәрсәне җимереп бара. Тайфун – ул кытай сүзе. Кытайча тай фын дип әйтелә һәм зур җил дигән мәгънәне аңлата.
Кинәт исеп куйган җил давыл якынлашуын хәбәр итә. Җил тына. Һава бөркүләнә. Кошлар ояларына кереп кача. Кайберләре тынгысызланып өча, әллә нинди тавышлар чыгарып кычкыра.
Куркыныч кара болытлар куера башлый. Ул болыт зур тизлек белән килә. Җил улавы ишетелә. Туктаусыз күк күкри, яшен яшенли. Ә җил көчәйгәннән-кочәя, тизлеге артканнан-арта бара. Давыл чыга.