From Wikipedia, the free encyclopedia
Гөкдениз Карадениз яки татар тәрҗемәсе Күкдиңгез Карадиңгез (төр. Gökdeniz Karadeniz, tat.lat.Gökdeniz Karadeniz(үле сылтама); 11 гыйнвар 1980, Төркия) — Төркия футболчысы. Казанның "Рубин" клубы ярты сакчысы, Төркия җыелма командасының элеккеге уенчысы, 2012 елгы Европа Чемпионаты катнашучысы.
Гөкдениз Карадениз | |
---|---|
Туган телдә исем | Gökdeniz Karadeniz |
Туган | 11 гыйнвар 1980 (44 яшь) Гиресун, Төркия |
Милләт | төрек |
Ватандашлыгы | Төркия |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Трабзонспор, Рубин, Төркия милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия А2 милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Рубин-2 |
"Рубин" клубы эчендә ике тапкыр Россия футбол ярышының җиңүчесе (2008, 2009), ике тапкыр Россия Суберкубогы иясе(2010, 2012) һәм Россия Кубогы иясе (2012).
Европа бәйгеләрендә – Чемпионнар Лигасында һәм Европа лигасында Рубин эчендә уйнады, 2009 елда Чемпионнар Лигасынның Ноу Камп стадионында (Барселона) мәшһүр уенында Барселона капкасына хәлиткеч тупны кертте, Рубин шушы уенда Барселонаны 2:1 исәбе белән җиңде.
2013 елда Мадрид шәһәрендә Европа Лигасының җиңүчесе – Атлетико такымының капкасына мөһим тупны кертте, Рубин шушы уенда Атлетиконы 2:0 исәбе белән җиңде.
2013 елда Мәскәү шәһәрендә Лужники стадионында Чемпионнар Лигасының (соңрак Европа Лигасының) җиңүчесе – Челси (Лондон) такымының капкасына икенче тупны кертте, Рубин шушы уенда Челсине 3:2 исәбе белән җиңде. Шулай итеп Гөкдениз Карадениз Рубин белән уйнаган һәр грандларның капкасына тупны кертте.
Кайчакта Гөкдениз Карадениз Рубин такымының капитаны вазифаларын башкара.
2023 елгы сезонда Казанның «Рубин-2» футбол командасының яңа баш тренеры итеп билгеләнгән.[1] [2]
Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында Р-242 трассасы буена үзенең һәм төрек иганәчеләренең акчасына үз исемендәге мәчет төзеткән. 2020 елның 1 октябрендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылырга ишекләре ачылган[3][4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.