From Wikipedia, the free encyclopedia
Гомәр Һадимөхәммәтов (Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов) – Советлар Берлеге Каһарманы (1944), капитан.
Гомәр Һадимөхәммәтов | |
---|---|
Туу датасы | 5 гыйнвар 1906 |
Туу урыны | Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Яңа Бикчәнтәй[1] авылы |
Үлем датасы | 21 февраль 1959 (53 яшь) |
Үлем урыны | Ростов |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | рота командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1946 |
1906 елның 5 гыйнваренда Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Бикчәнтәй авылында туган. 1915 елдан Кемерово өлкәсенең Анжир шәһәрендә яши, күмер шахтасында эшли. Анжир шәһәрендә педагогия институтын тәмамлагач, мәктәп директоры була. 1928-1930 елларда хәрби хезмәттә.
1941 елда команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый. 1941 елның ноябреннән фронтта. 43- армиянең 235- укчы дивизиясе 732- укчы полкы рота командиры. Көнбатыш, Калинин, Балтик буе һәм Беларус фронтлары составында Мәскәү өчен сугышта (1941-1942), Беларус, Балтик буе (1944), Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм юнәлешләрендә катнаша.
1944 елның 23 июнендә Һадимөхәммәтов җитәкләгән рота Беларусның Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребичи авылы янында дошманның саклану сызыгын өзә. Рота 2 траншеяны кулга төшерә, Новосёлки һәм Завязье авыллары янында дошманның артына төшә. Һадимөхәммәтов яраланса да, рота белән идарә итүен ташламый. Әлеге авыллар дошманнан тулысынча азат ителә. 1944 елның 22 июлендә Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.
1946 елда запаска чыга. Дондагы Ростов шәһәрендә яши. Зоопарк мөдире, «Ростов транспортчысы» артеле рәисе урынбасары булып эшли.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.