From Wikipedia, the free encyclopedia
Гомуми чагыштырмалылык теориясе (tat.lat. Ğomumi çağıştırmalılıq teoriäse(үле сылтама), алман. allgemeine Relativitätstheorie) - геометрияле тартылу теориясе, Махсус чагыштырмалылык теориясен үстерә. 1915-1916 елда Альберт Эйнштейн тарафыннан бастырылган.
Гомуми чагыштырмалылык теориясе | |
Нигезләнү датасы | 1916 |
---|---|
Кыскача исем | GR, GTR, ART, 一般相対論, OTW, ОТО, АТА, OTR, ART, ДСТ, OTR, VTR, STR, ОТР, OTR, VRT, ОТО, OTR һәм ЗТВ |
Ачучы яки уйлап табучы | Алберт Эйнштейн[1][2] |
Җитештерү урыны | Берлин |
Гомуми чагыштырмалылык теориясе Викиҗыентыкта |
Классик Ньютон тартылу теориясе буенча тартылу көче - ерак тәэсирле һәм бер мизгелдә һәрбер ерак ноктада тәэсир итә. Бу Махсус чагыштырмалылык теориясенә каршы килә, чөнки анда галәмдә иң зур тизлек - яктылык тизлеге була. Ньютон гравитациясе - инвариантлы түгел: табигать кануннары төрле хисап системаларында төрлечә баралар. Шуңа күрә Эйнштейн яңа теорияне - табигать кануннары һәр хисап системасында инвариантлы булсын өчен теорияне эзли башлаган. Нәтиҗәсендә Гомуми чагыштырмалылык теориясе барлыкка килгән.
Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча бөтенесе гравитация эффектлары көч яки кыр булып тәэсир итешү түгел, ә фәза-вакытның деформациясе сәбәпле барлыкка килә. Фәза-вакытның деформациясе масса-энергия булганлыктан килеп чыга.
Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча фәза-вакытның кәкрелеге аның эчендә матдәгә бәйле.
Гомуми чагыштырмалылык теориясе - күп тәҗрибәләрдә дөресләнгән, хәзерге вакытта иң уңышлы гравитациянең теориясе булып тора.
Гомуми чагыштырмалылык теориясенең фаразлары:
- соңрак тәҗрибәләрдә дөресләнгән,
Ләкин Гомуми чагыштырмалылык теориясе Квант теориясе белән бәйләү омтылышлары уңышлы булмаган һәм күп галимнарның хыялы: Гомуми чагыштырмалылык теориясе - Квант теориясенең классик чиге булуы - гамәлгә ашмаган.
Гомуми чагыштырмалылык теориясе нигезләре
Эйнштейн тигезләмәләре кәкрәнгән фәза-вакытта булучы матдә үзлекләре фәза-вакытның кәкрелеге белән бәйлиләр.
(тигезләмәдә: сул якта - геометрия (дүрт үлчәнешле фәза-вакыт), уң якта - матдә)
биредә — Риччи тензоры (фәза-вакытның кәкрелеге тензорыннан килеп чыккан )
— скаляр кәкрелек, - метрик тензор, һәм Риччи тензоры
— космологик даимие, - энергия-импульс тензоры, — Пи саны, — вакуумда яктылык тизлеге, — Ньютон гравитацион даимие.
- Эйнштейн тензоры
— Эйнштейн гравитацион даимие.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.