Глория (оптик күренеш)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гло́рия (лат. gloria — бизәк; ореол) — болытларда күзәтелүче оптик күренеш.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/af/Glory%2C_spectre.jpg/640px-Glory%2C_spectre.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fb/Brocken_Spectre_at_Peak_Korzhenevskaya.jpg/640px-Brocken_Spectre_at_Peak_Korzhenevskaya.jpg)
Күзәтүченең нәкъ алдында яки астарак урнашкан болытларда яктылык чыганагының нәкъ каршындагы ноктада күзәтелә. күзәтүче тауда яки очкычта булырга тиеш, ә яктылык чыганагы (Кояш яки Ай) - аның артында.
Күзәтүченең болытка төшкән шәүләсе янындагы төсле дуганы хәтерләтә. Эчтә күк төсендәге, ә тышта - кызылсу әйләнә күзәтелә; аннары әйләнәләрнең әзрәк интенсивлык белән кабатланулары мөмкин. Почмакча зурлыгы салават күперенекенә караганда күпкә әзрәк — 5…20°, ул болыттагы тамчылар зурлыгына бәйле.
Глория элегрәк болыт тамчыларында төшкән ягына таба (ягъни күзәтүчегә таба) кайтарылган яктылык дифракциясе белән аңлатыла.