From Wikipedia, the free encyclopedia
Гипертиреоз яки Тиреотоксикоз — тиреоид гормоннарының артык бүленеп чыгуы өчен килеп чыккан халәт. Гравес чире (гипертиреозның иң еш сәбәбе) — IgG антитәнчекләре калкансыман биздәге тиреотроп гормон (ТТГ) рецепторлары белән бәйләнеп тиреоидлы гормоннан бүленеп чыгуына китерүче аутоиммун чир. Чир хатын-кызларда еш очрый һәм башка аутоиммун чирләр белән белән бергә була ала.
Гипертиреоз | |
Зыян китерә | Калкансыман биз |
---|---|
Саклык белгечлеге | Эндокринология |
Дәвалануда кулланыла торган дару | iopanoic acid[d][1], Methimazole[d][1] һәм propylthiouracil[d][1] |
Генетик бәйләнеш | рецептор тиреотропного гормона[d][2] |
ICD-9-CM | 242.90[3] |
ICPC 2 идентификаторы | T85 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C3123[4] һәм C3123[3] |
Моның каршысы | Һипатириюз |
Гипертиреоз Викиҗыентыкта |
1. Гомернең 3-4 дистәсендә яхшы аппетитка карамастан тән авырлыгын югалту, ешайган тәрәт, тирләү, эсселекне түзмәү, нервозлык, ярсучанлык, йөрәк еш тибү, хәлсезлек һәм ару хисе белән билгеләнә.
2. Билгеләре
а) тышкы:
- калкансыман бизенең таралып зураюы (рәс. 24.42а), кулларның бераз калтыравы, учларның эритемасы, җылы һәм тирле тире;"
- бармакларның ахыр фалангаларының калынаюы (калкансыман акропатия) (рәс. 24.42б) һәм ониколизис (Плуммер тырнаклары);
- претибиаль микседема тиренең инфильтрациясеннән гыйбарәт һәм аякның алгы өслегендә кабарынкы төерчәләр булу һәм аларның табанның артына күчүе белән сыйфатлана (рәс. 24.42в).
- алопеция һәм витилиго;
- сеңер рефлекслары көчәйгәндә проксималь мускулларның көчсезлеге;
б) йөрәк-кан тамырлары:
- синуслы тахикардия, йөрәкалды фибрилляциясе, карынчыклы экстрасистолия;
- югары йөрәк атуы белән йөрәк җитешсезлеге.
3. Тикшеренүләр калкансыман биз дисфункциясен ачыклауга, ирекле Т3, Т4, ТТГ, тироксин бәйләүче глобулинны һәм тиреоид-кузгатучы иммуноглобулин дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлгән.
4. Дәвалау. Карбимазол, прорилтиоурацил, пропранолол, радиоактив йод куллану, өлешчә тироидэктомия башкару мөмкин.
5. Офтальмологик күренешләре
а) еш: кабаклар ретракциясе, хемоз һәм экзофтальм;
б) еш булмаган: өске лимбаль кератоконъюнктивит , коры кератоконъюнктивит һәм диплопия;
в) сирәк: оптик нейропатия һәм хориоидея җыерчыклары.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.