From Wikipedia, the free encyclopedia
Георгий Квирикашвили(гөрҗ. გიორგი კვირიკაშვილი; 20 июль 1967 ел) — грузин сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2015 елның 30 декабреннән 2018 елның 20 июненә кадәр — Грузиянең Премьер-министры.
Георгий Квирикашвили | |
---|---|
Туган телдә исем | гөрҗ. გიორგი კვირიკაშვილი |
Туган | 20 июль 1967[1][2][3] (57 яшь) Тбилиси, Грузия ССР, СССР |
Ватандашлыгы | Гөрҗистан |
Әлма-матер | Тбилисский государственный медицинский университет[d], Тбилиси дәүләт унивирситеты[d] һәм Урбана-Шампейндагы Иллинойс университеты[d] |
Һөнәре | икътисадчы, сәясәтче, табиб |
Сәяси фирка | Грузинская мечта[d] |
Георгий Джемалович Квирикашвили 1967 елның 20 июлендә Грузия ССРның башкаласы Тбилисидә туган.
1984 елда Владимир Комаров исемендәге физика-математика юнәлешендәге интернат-мәктәпне тәмамлаган[4].
1984-1991 елларда Тбилиси дәүләт медицина университетында табиб-терапевт белгечлеген үзләштерә.
1986-1988 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт итә.
1990-1995 елларда Иванэ Джавахишвили исемендәге Тбилиси дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала.
1997-1998 елларда АКШ-ның Иллинойс штатындагы Урбана һәм Шампей калаларында урнашкан Иллинойс университетында белемен камилләштереп, финанс өлкәсендә фән магистры дәрәҗәсе ала.[5]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.